Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пандемия аркасында өзелгән концерты өчен, җырчы Лолита миллионлаган сум бурычлы калган

news_top_970_100

Лолита үзенең концертын оештыручылар белән конфликтны озак вакыт җайга сала алмады. Алар җырчыдан берничә миллион сум акча таләп иткән иде. Нәтиҗәдә, бәхәсне тыныч юл белән, килешү төзеп хәл итәләр. Бу хакта «СтарХит» сайты яза.

Берничә ай элек Мәскәүнең Басман районы судына Лолита Милявскаяга карата иск килә, аннан 3,5 миллион сум түләттерүне таләп итәләр. 2020 елда ук җырчы Сургут шәһәрендә чыгыш ясарга тиеш була, тик концерт пандемия аркасында өзелә. «На Титанике», «Пошлю его на» хитларын башкаручы Лолита алган авансын кире кайтармаган, ә узган еллар эчендә бу суммага шактый гына процентлар да җыелып барган.

Фото: © Социаль челтәр

«СтарХит» басмасы ачыклаганча, Лолита чараны оештыручыларга аны күчерергә һәм концертны соңрак оештырырга тәкъдим итә, тик башта килешү төзелгән компания эшчәнлеген туктата һәм хокукларын башка кешеләргә тапшыра. Нәтиҗәдә, документлар белән чуалчык килеп чыга, сөйләшүләр 3 елга сузыла.

Шулай ук шау-шулы суд эшләре булмый, берничә утырыштан соң, ике як та моны тыныч юл белән хәл итүгә ирешкән.

«Дәгъва белдерүче җавап бирүчедән чит кеше акчасын файдаланган өчен 514 580 сум процент, дәүләт пошлинасы түләү өчен 26 мең сумлык чыгым, шулай ук юридик ярдәмгә түләү өчен 10 мең сум акчаны түләттерү таләпләреннән баш тарткан. Башта ук билгеләнгән аванс суммасы – 2,8 миллионны Лолита килешү төзелгәннән соң 20 көн эчендә түләргә тиеш», – диелә хәбәрдә.

Сүз уңаеннан, шушыңа охшаш хәл узган елда Кристина Орбакайте белән дә булган иде. Артистка Көньяк Сахалинда чыгыш ясарга тиеш була һәм 321 мең сум аванс ала. Әмма бу чарага берникадәр вакыт кала мобилизация игълан ителә, һәм концерт булмый кала. Орбакайтенең вәкилләре авансы кире кайтарудан баш тарта, җырчыга карата Арбитраж судка иск бирәләр. Әмма гаделлек җырчы яклы була: чөнки төбәктә мәдәни-күңел ачу чаралары уздыру тыелмаган була һәм концерт дәгъвачы инициативасы аркасында булмый кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100