Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Памперс киеп, имезлек кабып, ТикТок төшерүче Казан блогерына штраф салганнар

ТикТокчы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган.

news_top_970_100
Памперс киеп, имезлек кабып, ТикТок төшерүче Казан блогерына штраф салганнар
https://www.instagram.com/icerussiankid/

23 яшьлек Казан блогеры Газиз Шәрәповка ЮХИДИ хезмәткәрләре штраф салган. Блогер «Мазератти» машинасын Кремль дамбасында туктатып, транспорт хәрәкәтенә комачаулык ясаган. Бу турыда «Мэш Иптэш» телеграм каналы яза.

Газизнең ролик өчен әзерләнгән образы да машина йөртүчеләрнең игътибарын җәлеп итеп, юл-транспорт һәлакәте китереп чыгару куркынычы тудырган. Газиз видеоны чәчләрен Россия әләме төсләренә буяп, трусик-памперс киеп, авызына имезлек кабып төшергән.

Интернет йолдызының иҗаты ЮХИДИ инспекторларының күңеленә бер дә хуш килмәгән. Газизгә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штраф салганнар. ТикТокчы үзенең гаебен тулысынча таныган, аңа 12800 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

Газиз ТикТок өчен кызык видеолар төшерү белән шөгыльләнә, 190 меңнән артык язылучысы бар. Инстаграм аккаунтын актив алып бара.

Әлеге вакыйга турында Газиз инстаграмда пост калдырган. «Без бәхетнең кадерен беләбез, чөнки бәхетсезлекләр күп булды. Без уңай хис-кичерешләрнең кадерен беләбез, чөнки эмоциясез вакытларыбыз күп иде. Без зур үстек, ләкин балачагыбыз бар иде. Без тормышны яратабыз, ә ул безне ярата», — дип язган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100