Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Палестинага Израиль гаскәрләре ни өчен бәреп керми – фараз

news_top_970_100

Хәрби корреспондент Евгений Поддубный фикеренчә, АКШ Израильнең Газага гаскәр кертү, ягъни җирдәге операциясе буенча төгәл планы юк, дип саный. Шуңа күрә Израиль гаскәр кертү вакытын даими рәвештә кичектерә. Израиль иминлек органнарында проблемалар бар, һәм ХАМАС сугышчылары шушы мөмкинлекне кулланган.

Хәзерге вакытта Израиль Оборона министрлыгы һава торышы яхшырганын көтә, шуңа күрә җирдә операцияләр алып бармый, Газаны бомбага тотуын гына дәвам итә. Америка Израильгә берничә хәрби киңәшче җибәргән, аларның «тиешле тәҗрибәсе бар, һәм алар Израиль армиясенә бик файдалы булырга мөмкин» дип хәбәр ителә.

«Америка Израильгә ничек ярдәм итә ала соң? АКШның Гыйракның Мосул һәм Эль-Фалуджидагы хәрби кампаниясе еш телгә алына. «Кан мунчасы». Израиль гаскәрләренең Палестина территориясенә керүе гади палестиналылар арасында күпсанлы корбаннарга китерәчәк.

Моңа Тель-Авив һәм Вашингтонда бер дә кайгырмыйдыр. Израиль көн саен Газа территориясенә йөзләгән ракета-бомба һөҗүме ясый. Соңгы тәүлектә генә дә Израиль армиясе Газа объектларына 400 тапкырдан күбрәк һөҗүм итте. 120дән күбрәк палестиналы һәлак булды, ә барлыгы исә 5000нән күбрәк кеше һәлак булды», –дип яза хәрби корреспондент.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100