Израиль һәм Газзә секторын контрольдә тоткан ХАМАС хәрәкәте 4 көнлек гуманитар тынычлык урнаштыру турында килеште, дип яза РИА Новости.
Израиль кулга алынган 150 хатын-кызны һәм 19 яшькә кадәрге баланы иреккә чыгара;
ХАМАС Израильнең 50 кешесен иреккә чыгара;
Ике як та атышны туктата, Израиль гаскәрләре Газзәдә хәрәкәт итүне туктата;
Израиль Палестина гражданнарын кулга алуны туктата;
Газзәгә медикаментлар, азык-төлек кертелә.
Ике як та бер-берсенә атмаска сүз бирә, тыныч халык хәрәкәт итә алачак.
Килешүгә Катарның тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелгән.