Палестинада сугышны туктату турында килештеләр: халык елый, кочаклаша, бәйрәм итә
Израиль һәм ХАМАС Газзәдә утны туктату турында килешүгә ирештеләр. Килешүдә нәрсә күздә тотыла?
Израиль һәм Палестинадагы радикаль ХАМАС хәрәкәте беренче этапта 42 көн дәвамында атышны туктату турында килешкәннәр, дип белдерде Катар премьер-министры, чит ил эшләре министры Мөхәммәт бин Габдеррахман әл-Тани. Бу хакта Израильнең timesofisrael.com басмасы хәбәр итте. Аның сүзләренчә, килешү 19 гыйнвардан көченә керәчәк.
Сугышкан якларны килештерү Катар, Мисыр, АКШ арадашлыгында барган. Сөйләшүләр ярты ел дәвам иткән.
ХАМАС рәсми рәвештә килешүгә ирешүне игълан итте һәм аны «Израиль белән конфликтта борылыш ноктасы» дип атады, дип хәбәр итә «Әл-Җазирә». Газзәдәге ХАМАС җитәкчесе Хәлил әл-Хәйя Россиягә һәм фәләстиннәргә ярдәм күрсәткән башка илләргә рәхмәт әйткән, тынычлыкка ирешү белән халыкны котлаган, ләкин «Израиль белән көрәшнең дәвам итүен» әйткән.
Килешү турында АКШның сайланган президенты Дональд Трамп та хәбәр итте. Ул, үз хакимияте башланганчы ХАМАС яклаучылары тоткыннарны азат итмәсә, Палестинага «җир өстендәге җәһәннәм» вәгъдә иткән иде.
Газзәдә инде бәйрәм итәләр
Израильдә дә, Газзәдә дә меңләгән кешеләр сугышның тәмамлануын һәм тоткыннарның азат ителүен бәйрәм итәргә урамнарга чыккан.
Газзә үзәгендәге Дейр Балах шәһәре халкы бер-берсен котлый, елашалар, кочаклашалар, кайбер җирләрдә яшьләр бии һәм җырлый, аларның кулларында – Палестина байраклары.
Шул ук вакытта Израильдә килешүгә риза булмаган йөзләрчә кеше демонстрацияләргә чыкты. Аларның бер өлеше ХАМАС белән килешү төзүне тәнкыйтьли.
Килешү шартлары: Израиль гаскәрләрен чыгара, ХАМАС тоткыннарны азат итә.
Килешү пунктлары турында җентекләбрәк әйтсәк:
— Беренче этапта Израиль гаскәрләре Газзәнең күп кеше яшәгән районнарыннан чыгарылачак.
— ХАМАС 33 Израиль тоткынын азат итәчәк.
— Израиль гаскәрләре Газзә чигеннән 700 метр ераклыкта урнашачак.
— Филадельфия коридоры (Газзә һәм Мисыр чиге буендагы җир полосасы) Израиль хәрбиләре контролендә кала.
— Килешү буенча Газзәгә көн саен 600 йөк автомобиле азык-төлек, ягулык, көнкүреш әйберләре ярдәм итеп җибәреләчәк.
— Израиль Газзәдәге яралыларга дәвалану өчен чит илгә чыгуны рөхсәт итәчәк.
— Израиль гаскәрләре Газзә һәм Мисыр чигеннән китә башлый һәм соңрак тулысынча чыгарылачак.
— 42 көннән соң тарафлар килешүгә ирешмәсә, хәрби хәрәкәтләр яңадан башланачак һ.б.
Икенче этап өчен киңәшләшүләр 16нчы көндә башланачак. Мисыр, Катар һәм АКШ, яклар яңадан сугыша башламасын өчен, гарантия булып тора.
— Икенче этапта ХАМАС калган тоткыннарны, шул исәптән ир-ат хәрбиләрне азат итәчәк, ә Израиль тагын берничә йөз фәләстинне азат итәчәк. Икенче этап Израиль гаскәрләренең Газзәдән тулысынча чыгуы белән тәмамланачак.
— Өченче этапта (килешү көчкә кергәннән соң 3 ай үткәч) Газзәне торгызу башланачак. Бу процессны Мисыр, Катар, БМО һәм башка илләр күзәтәчәк.
Иң озын сугыш
Сугыш 2023 елның 7 октябрендә ХАМАСның Израильгә һөҗүме белән башланды. Һөҗүм вакытында 1200гә якын израиль кешесе һәлак булды, 250дән артыгы тоткынга төштеләр. Җавап итеп, Израиль «Тимер кылычлар» хәрби операциясен башлады.
ХАМАС карамагындагы Газзә Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, сугыш вакытында 46 меңнән артык кеше һәлак булды. Израиль саклану армиясе мәгълүматлары буенча, 17 меңгә якын ХАМАС хәрбие юк ителгән. Израильнең сугышта югалтулары – 1000 кеше.
Газзә халкының (2 млн кеше) күпчелеге өйләреннән киткән. Андагы биналарның 60%тан артыгы тулысынча җимерелгән яки зур зыян күргән.
Бу хәрби конфликт 15 ай дәвам итте һәм Израиль тарихындагы иң озын сугышка әверелде. Алдагы рекорд 1948-1949 еллардагы бәйсезлек өчен сугышка карый, ул 10 ай дәвам иткән иде.
Килешү Газзәдәге хәлне җайга салырга ярдәм итәргә тиеш, әмма конфликтның төп сәбәпләре чишелмәгәнлектән, озак вакытлык тынычлыкка ирешү авыр булырга мөмкин, дип фаразлыйлар.