Палестинада сугыш барганда, Россия халкы өчен популяр булган туристик юнәлеш – Мисырга бару куркыныч түгелме? «Комсомольская правда» бу сорауны туроператорлар берлегенә юллаган.
Хәзер Израиль Газа Секторында сугыш хәрәкәтләре алып бара, ә Газа Секторы – Мисырның Синай ярымутравы белән чиктәш… Туристларга куркыныч янамыймы?
Туроператорлар әйтүенчә, Мисырда вазгыять тыныч. Газа Россия туристлары яратып йөри торган курортлардан ерак урнашкан. Шарм эль-Шейх – 460, Хургада 700 километр ераклыкта. Газа Секторына якын урнашкан Табу курорты Россия туристлары өчен популяр түгел, хәзер анда турлар сатмыйлар да икән, шуңа анда хәзер Россиядән туристлар юк.
Мисырга оча торган самолетлар Израильнең күгеннән очмый, дип ышандырдылар. «Шикләнгән кешеләр, законда каралган юл белән, акчаларын кире кайтара ала», – дип ышандырганнар туроператорлар берлегендә.
Сугыш хәрәкәтләре булуга карамастан, Мисырга баручы туристлар саны һәр елдагыча булып калган.
Израильгә дә рейслар элеккечә үк. Ә Израильдән Россиягә рейслар саны арттырылган, чөнки аннан китәргә теләүчеләр арткан.