Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Палестина вәкиле Мәскәүдә: «Израиль бомбаларыннан 50 тоткын һәлак булды»

news_top_970_100

Палестинаның «Хамас» хәрәкәте, утны туктату турында килешү төзелмичә, әсирләрне азат итә алмый. Бу хакта «Хамас» делегациясенең Мәскәүдәге вәкиле Абу Хамид әйткән. Аның сүзләренчә, «Хамас» үзенең «гражданнар әсирләрен» сугышның беренче көннәрендә үк азат итү нияте турында әйткән иде, ләкин 7 октябрьдә Газа секторында булган барлык кешеләрне дә табу өчен вакыт кирәк. Бу хакта «Коммерсантъ» сайты яза.

«1948 елда оккупацияләнгән территориягә Палестинаның йөзләгән гражданы һәм кораллы дистәләгән кешесе керде һәм, Израильнең «Газа» дивизиясе таралганнан соң, алар дистәләгән кешене кулга алды. Аларның күбесе – тыныч халык, һәм безгә аларны Газа секторында табарга, аннан азат итәргә вакыт кирәк», – дигән ул.

Абу Хамид әйткәнчә, бу бурычны үтәү өчен тынычлык кирәк. «Хәзерге вакытта Израиль бомбаларыннан 50 тоткын һәлак булды», – дип өстәгән ул.

Шулай ук Абу Хамид «Хамас» делегациясенең Мәскәүгә сәфәре вакытында «Россиягә 7 октябрьдә булган атыш сәбәпләренең тулы тасвирламасын» биргәнен дә сөйләде. «Россия Федерациясе – палестин халкы өчен дустанә ил, һәм ул Палестина халкының барлык вәкилләре белән мөнәсәбәтләрне саклый. Без төрле мәсьәләләр буенча киңәшләшергә әзер», – дип өстәгән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100