Палестина территориясеннән эвакуацияләнгән Россия гражданнары Калуга өлкәсендә урнашачак, якын арада төбәккә якынча 130 кеше киләчәк. Бу хакта төбәк башлыгы Владислав Шапша хәбәр итте, дип яза ТАСС.
«Палестина территориясеннән китәргә мәҗбүр булган Россия гражданнары Калуга өлкәсендә урнашачак. Качаклар белән эшләү штабы карары буенча, якын арада безгә якынча 130 кеше киләчәк», – дип язган ул Телеграм-каналында.
Шапша сүзләренчә, төбәк хакимияте кешеләрне урнаштыруда ярдәм күрсәтәчәк. Качакларны өлкә территориясендәге вакытлыча урнаштыру пунктларының берсенә урнаштырачаклар.
Качакларның күпчелеге – Палестина гарәпләренә кияүгә чыккан хатын-кызлар һәм аларның гаиләләре, балалары.
Татьяна видеода Газзәдән ничек итеп чыкканын сөйли.