news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Палаткада үзе генә булган»: Турист хатынны аю ботарлаган

news_top

Камчаткада аю һөҗүм иткән хатын-кыз авыр хәлдә хастаханәдә ята. Бу хакта Камчатка краеның Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ сайты хәбәр итә.

Хатын-кыз Елизов хастаханәсенең реанимация бүлегендә, ул аңында түгел. Палаткада йоклап яткан хатын-кызга аю 18 июльдә һөҗүм иткән. Ул палаткада ялгызы гына була, аның кычкырган тавышына башкалар йөгереп килгән һәм аюны куып җибәргән.

«Зыян күргән хатын-кызны шок халәтеннән чыгардык, тик ул барыбер авыр хәлдә, әлегә аны транспортировкалау мөмкин түгел», – дип хәбәр иткәннәр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Аю хатын-кызны тешләргә өлгергән, аның тәнендә ертылган, тешләнгән урыннар күп, барыннан да бигрәк аркасына зыян килгән.

Баштарак Саратовтан Камчаткага килгән 43 яшьлек хатын-кызга да аю һөҗүм иткән. Хатын-кыз Россиядәге иң зур геотермаль электростанция урнашкан Мутнов сопкасына палаткалы походка килгән була.

Тикшерү комитеты ерткыч һөҗүме буенча тикшерү башлаган. Камчатканың Гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Лебедев сүзләренчә, хатын-кыз теркәлмәгән туристик төркем составында булган.

Хәзер Камчатка аучылары аздан гына туристны үтерми калган аюны эзли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар