Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Палата номерына карап та фәлсәфи фикерләр туа икән, яшибез» — Марат Кәбиров авырый

Марат Кәбировның иҗатташ һәм виртуаль дуслары аның тизрәк дәваланып чыгуын теләп комментарийлар калдырган.

news_top_970_100
«Палата номерына карап та фәлсәфи фикерләр туа икән, яшибез» — Марат Кәбиров авырый
«Татар-информ» архивы

Язучы Марат Кәбиров хәзерге вакытта хастаханәдә дәвалана. Ул инстаграм сәхифәсендә бер көнне палатадагы караватын күрсәтә, икенче көнне «ноутбук эшли, тик язып кына булмый» дигән. Әле үз фотосын куеп, хәлләре әйбәтләнгәнен көтеп моңаюы турында яза һәм язылучыларына саулык тели.

«Палата номеры без күнеккәнчә ишекнең үзенә түгел, ә ишек янындагы стенага зур итеп язып куелган. Миннән дә зуррак ул. Күрми калу һич мөмкин түгел. Тик мин аны башта күрмичә йөрдем. Шәфкать туташы елмаеп төртеп күрсәткәч… Юк, артык нык аптырамадым инде… Мин үземдә Ходай тарафыннан бирелгән табигый ахмаклыкның чамасыз икәнен белә идем. Моңа тагын бер кат ышандым гына. Ләкин башкалар да палата номерын тиз генә таба алмыйча нәкъ минем хәлгә кала икән.

Гадәттә, ишекнең өске ягындарак палата санын күрсәткән кечкенә шакмак эләләр бит инде. Кайда да шулай бу. Һәм без инде күнегеп беткәнбез, кайсы хастаханәгә барып эләксәк тә без бүлмә номерын эзләп шунда карыйбыз. Тапмасак, «юк икән» дип уйлап ары китәбез. Башка җирдән эзләп интекмибез.

Мин моннан үземчә кечкенә бер нәтиҗә ясадым: сине күрсеннәр өчен зур булуың гына җитми, зур һәм матур (уңган, акыллы, талантлы, оста һ.б.) булуың бөтенләй мөһим түгел, сине күрсеннәр өчен кеше күзе төшә торган урында булуың кирәк. Өч тиенгә тормаслык нәрсәләрнең дә кайчагында бик популяр булуын менә шуның белән аңлатып була. Гомумән, моның белән бөтен нәрсәне дә аңлатырга мөмкин.

Бер генә нәтиҗә ясамадым әле мин моннан. Бер гади генә күренештән әллә нәрсәләр чыгарып була икән. Кайчагында. Монысы икенче нәтиҗә буладыр инде… Үзеңнән зуррак нәрсәләрне күрү күпкә кыенрак. Бигрәк тә ул сиңа якын булса. Янәшәңдә торса. Хәтта күргән очракта да син аны бар тулылыгында күреп бетерә алмыйсың, бер өлешен генә күрәсең. Бар тулылыгында күрә алу өчен ераккарак китеп карарга кирәк.

Өченче нәтиҗә дә бар әле. Кешеләр: «Ул бит бар», — дип әйтсеннәр өчен, синең булуың, зур булуың, якында гына торуың җитми. Кешеләрнең сине күрүе кирәк. Күрәләр икән — син бар, күрмиләр икән — юк», — дип фәлсәфи уйларга да бирелгән язучы.

Марат Кәбировның иҗатташ һәм виртуаль дуслары аның тизрәк дәваланып чыгуын теләп комментарийлар калдырган.

«Алга китеш куренә, Марат, тереләсең… Палата номерына карап та фәлсәфи фикерләр туа икән, яшибез»;

«Никадәр фәлсәфә! Чынбарлыкны шулай детальләрдә төшендереп биргәнең өчен рәхмәт инде сиңа, Марат»;

«РКБда күптән инде бу саннар. Менә бит, нинди фәлсәфи уйларга китергән. Үзеңнән зуррак янәшә торган әйберләрне күрү кыен дигәне бигрәк ошады. Чыннан да, кеше үзенең янындагыларның зурлыгын бик танырга теләми бит»,

«Чистый философка әйләнеп беткәнсең син!» — дип тә язган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100