Пакыстанның Кветте шәһәрендәге тимер юлда шартлау сәбәпле, 24 кеше һәлак булган, 46 кеше тән җәрәхәтләре алган, һәм бу – әлеге сәгатькә билгеле булган саннар.
«РИА Новости» хәбәр итүенчә, шартлау экспресс поезд Кветтадан Пешаварга кузгалыр алдыннан булган. Үлемдар станциягә багаж белән керә һәм вокзал кассасы янында үзен шартлата.
Пакыстан хөкүмәте теракт урынына, хастаханәләргә килмәскә өндәгән – чөнки терактлар кабатлануы бар: шартлатучылар кеше җыелган урыннарда кабат теракт ясарга мөмкин.
Владимир Путин Пакыстан җитәкчелегенә кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать иткән.
Хөкүмәт белдерүенә караганда, терактны «Белуджистанны азат итү армиясе» төркеме үз өстенә алган.
Пакыстан – күп милләтле дәүләт, анда күпчелек халык – панджаб, пуштун, синдхи, сирайки, урду. Белуджлар – 4 процент тирәсе. «Белуджистанны азат итү армиясе» – белудж кешеләре идарәсендәге террор оешмасы. Алар Белуджистан провинциясендәге белудж милләтеннән булмаган халыкларга каршы һөҗүмнәр ясый, Пакыстанны яулап алу сәясәте алып баруда гаепли. Пакыстан фикеренчә, бу армиягә Һиндстан ярдәм итә.