Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пакистанның элеккеге президенты Пәрваз Мөшәррәфне үлем җәзасына хөкем иттеләр

76 яшьлек Мөшәррәф хәзерге вакытта Дубайда яши.

news_top_970_100
Пакистанның элеккеге президенты Пәрваз Мөшәррәфне үлем җәзасына хөкем иттеләр
https://pixabay.com/

Пакистанда элеккеге президент Пәрваз Мөшәррәфкә суд булды. Аны үлем җәзасына хөкем иттеләр. Мөшәррәф Пакистан Конституциясенең алтынчы маддәсе буенча гаепле дип табылган. Бу турыда Югары суд башлыгы Пешавара Вакар Ахмад Сэтх әйткән. Әлегә суд карарына шикаять белдерү мөмкинлеге бар. Бу турыда РИА Новсти хәбәр итте.

Әлеге карарны махсус суд коллегиясе чыгарган: өч кешенең икесе Мөшәррәфне иң югары җәзага тартуны яклап тавыш биргән.

Элеккеге президенты хөкем итү — Пакистан тарихына беренче очрак.

«Интерфакс» хәбәр иткәнчә, 76 яшьлек Мөшәррәф хәзерге вакытта Дубайда яши, ул өч ел элек дәвалану өчен шунда киткән булган. Ул Пакистанга кайта алмыйм дип белдергән. Аның сәламәтлеге бик начар икән.

Генерал Мөшәррәф 2001 — 2008 елларда Пакистан президенты булып эшләде. Ул массакүләм протестлардан соң вазифасыннан китте. Импичмент янагач, Мөшәррәф Бөек Британиягә күченде. Туган илендә аңа карата җинаять эшләре ачылды. Мөшәррәфне судьяларны эшеннән алуда, экс-премьер Беназир Бхуттоны үтерүдә гаепләделәр. Ләкин бу җинаятьләргә аның катнашы булу расланмады, суд Мөшәррәфне аклады.

2013 елда ул Пакистанга әйләнеп кайтты. Ул парламент сайлауларында катнашу өчен туган иленә кайтып караган иде. Ләкин ул 2007 елда Конституцияне туктатып торганы һәм илдә гадәттән тыш хәл керткәне өчен дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнде һәм аны сак астына алдылар.

2016 елда Югары суд карары белән Мөшәррәф илдән чыгып китәргә ярамый торган кешеләр исемлегеннән төшереп калдырылды. 72 яшьлек экс-президент дәвалану өчен Дубайга китеп барган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100