Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пакистанда самолет фаҗигасендә исән калган ир-ат: «Пассажирлар дога укыды»

«Беркем дә самолет һәлакәткә очрар дип уйламады», — ди торак йортлар өстенә җимерелеп төшкән самолетта исән калучыларның берсе.

news_top_970_100

Пакистанның Карачи шәһәре читендәге йортлар өстенә төшеп җимерелгән самолет пилотларына 20 секунд вакыт җитмәгән. Шул мизгелләр булса, пилотлар фаҗигане булдырмый кала алу ихтимал була. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

А-320 самолеты аэропортка утырырга 20 секунд кала торак йортлар өстенә төшә. Җирле хакимият вәкилләре мәгълүматы буенча, кимендә туксанлап кеше үлә. Биш йорт җимерелә, алар янында торган машиналар ватылып бетә.

  • Карачи — Пакистандагы иң зур шәһәрләрнең берсе, анда 15 миллион чамасы кеше яши. 

Фаҗигадән соң, хәрабәләр астыннан ике исән кеше табыла. Исән калган Зафар Масудны алып чыккан мизгел видео кадрларында күренә. Ул — Пенджаба банкы президенты. Зафар Масудның сөякләре сынган.

Аннары тагын өч исән кеше табылуы турында мәгълүмат булды 

Аэробус Лахордан Карачига таба оча. Аэропортка утырырга берничә секунд кала шасси стойкасы чыкмый, экипаж икенче әйләнешкә китәргә җыена, тик биш минуттан ике двигатель дә сүнә, судно командиры һәлакәт сигналы җибәрә.

Бу вакытта пилотлар утыру полосасының башын күрә инде, алар машинаны шунда алып барып җиткермәкче була, тик лайнер торак квартал өстенә төшеп җимерелә.

Соңрак бу урында исән бала табылды. Аның гаиләсе биредә яшәгән. Бу турыда «Россия24» каналы хәбәр итте. Кадрларда баланы хәрабәләрдән алып чыккан мизгел сурәтләнгән. Аның әти-әнисенең язмышы турында билгеле түгел.

Исән калучы кешенең берсе — Мөхәммәд Зөбәер исемле ир-ат. Ул самолет бортында кешеләр кычкырышуын, төтен булуын сөйли. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Зөбәер сүзләренчә, самолетны утыртырга тырышып карагач, пассажирлар дога укый башлый. «Беркем дә самолет һәлакәткә очрар дип уйламады», — ди ул. Пилот самолетны кабат утыртырга җыенуын хәбәр иткәч, 10-25 минуттан соң, «көчле бәрелү» була. Шуннан соң Зөбәер аңын югалта. Ул аңына килгәндә «бөтен җирдә төтен» һәм «төрле яктан кычкырган тавышлар ишетелә».

«Мин уттан башка әйбер күрмәдем. Кешеләрне күрмәдем, тавышлар гына ишеттем. Мин каешны ычкындырдым, яктылык күреп алдым һәм шул якка таба киттем. Мин 3 метр чамасы биеклектән аска сикердем», — ди ул.

Зөбәерне хастаханәгә илткәннәр. Хәзер ул үзен яхшы хис итә, кулында һәм аякларында пешкән урыннар бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100