news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пакистанда пассажир самолеты торак йортлар өстенә килеп төшкән - видео

98 кеше утырган самолет бүген һәлакәткә очраган.

news_top
Пакистанда пассажир самолеты торак йортлар өстенә килеп төшкән - видео

Пакистанның Карачи аэропорты янында самолет һәлакәткә очраган. Лайнер торак йортлар өстенә килеп төшкән. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Airbus 320 аэробусы биредәге Pakistan International Airlines авиакомпаниясенеке. Аның бортында 98 кеше булган, шул исәптән сигез кеше экипаж әгъзалары. 

ВВС хәбәр иткәнчә, 40 тонна авырлыктагы машина Пакистан башкаласы янында кешеләр күп яши торган урынга төшкән. Җирдә корбаннар бар, әлегә аларның төгәл саны ачыкланмаган.

Кимендә биш торак йорт җимерелүе турында хәбәр ителә.

Фаҗига вакытында һава торышы нормада була. Пилотлар хаталанган булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар