Пакистанда һәлакәткә очраган самолет калдыклары астыннан исән кеше табылган
Самолет һавада яна башлаган һәм төшкәч янып беткән иде. "Исән кеше калуы гаҗәп", - дип яза мәгълүмат чаралары.
Пакистанның Карачи аэропорты янында һәлакәткә очраган самолетта 99 пассажир һәм экипажның 8 әгъзасы булган. Associated Press агенлыгы алдан хәбәр иткәнчә, барлык кешеләр дә үлгән.
Янып беткән самолет хәрәбәләренә караганда, анда кешенең исән калу мөмкин түгел дип уйлыйсың. Әмма яңа килеп ирешкән хәбәр буенча, самолет астыннан бер исән кеше табылган. Ул - Пакистан банкирларының берсе Зафар Масуд. Моннан тыш, берничә бала да исән калган дигән хәбәр бар.