news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пакетта кыяр тозлап буламы?

news_top
Пакетта кыяр тозлап буламы?
Салават Камалетдинов фотосы

Тиз генә тозлы кыяр ашыйсың килсә, аны пакетта да тозлап була. 1 сәгатьтә тозлы кыяр әзер. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Кыярны юып, койрыкларын кисеп атыгыз да кайнар суга салып алыгыз. Аннары кыярларны, сарымсак телемнәре, укроп зонтиклары, төрле тәмләткечләр белән бергә полиэтилен пакетка тутырыгыз (ябыла торган булса яхшырак). Тоз салыгыз да, яхшылап селкегез, тозы таралып бетсен.

Кыярны әче борыч, базилик, шикәр һәм башка әйберләр салып та тозларга була.

Кыярлы пакетны суыткычка куегыз. Аз тозлы кыяр бер сәгатьтән әзер булса. Төнгә калдырсагыз, тагын да тәмлерәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар