Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Пакетларны тартып алдылар": Яман шештән интегүче Айгөл Фазыйлованы өе янында талаганнар

"Пакетларны тартып алдылар": Яман шештән интегүче Айгөл Фазыйлованы өе янында талаганнар

news_top_970_100
"Пакетларны тартып алдылар": Яман шештән интегүче Айгөл Фазыйлованы өе янында талаганнар
Казанда яшәүче Айгөл Файзылованы талаганнар. Ул яман шештән интегә һәм улы Әмирне ялгызы гына тәрбияли. Әмир быел беренче сыйныфка бара.  Айгөл улы белән кибеткә барырга чыккан, балага кием-салым алырга җыенган. Шоппинг яхшы узган, ләкин өй янында аларны коточкыч хәл көткән. Бу турыда "КП" сайты хәбәр итте.

Өй янына кайтып җиткәч, Айгөл улын пакетлар белән урамда калдырган, үзе якындагы аптекага кереп киткән. Шул чакта өч егет Әмиргә һөҗүм иткән.

"Берничә свитер, чалбар, аяк киеме алдык. Кайтканда аптекага кереп чыгасы бар иде. Әмир подъезд янында калып торды, аның янында өч пакет бар иде. Берничә минут эчендә өч егет килеп, баладан пакетларны талап алган. Өй тирәсендә эзләп карадым, ераккарак бармадым инде. Бала үзе генә мине көтеп тора иде. Мин полициягә хәбәр итеп тормадым. Аллаһ хөкем итәр аларны. Баланың да, минем дә нервыларым бетте. Сак булыгыз! Сезнең белән шундый хәл булмасын", - дип яза Айгөл социаль челтәрдә.

Инстачылар Айгөлгә полициягә хәбәр итәргә киңәш бирә. Яңа кием алып йөрергә акча юктыр дип фаразлый. Моңа кадәр Айгөл Әмирне мәктәпкә җыярга пенсия акчасы җитмәвен әйткән иде. Аңа ул вакытта да мәрхәмәтле кешеләр ярдәм итте. Малайга канцелярия товарлары, киемнәр алыштылар.

"Полиция ничек ярдәм итә, мин аңламыйм да. Өй янында камералар юк. Минем хәлем начарланды, химия терапиясенә барам. Моның артыннан йөрер вакытым юк. Алар кабахәт инде, башка сүз юк. Бала курыкты, әлбәттә. Минем хәлем дә бик начар", - дип җавап биргән Айгөл.

Айгөл тормышында яхшы хәбәрләр дә бар, дип яза "КП" сайты. Айгөл күптән түгел генә баласын карап торырга кеше тапкан. Малайны мәктәпкә алып барырга, алып кайтырга ярдәм итүче була. Айгөл акча түләргә әзер булса да, ул кеше түләүсез эшләргә риза булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100