news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пәйгамбәребез нинди киемнән йөрергә яраткан?

news_top
Пәйгамбәребез нинди киемнән йөрергә яраткан?
Фото: © «Татар-информ»

«Хозур дин турында» телеграм-каналында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм нинди киемнән йөрергә яратканы турында язалар.

Кайбер риваятьләр буенча, Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең иң яраткан киеме озын җиңле күлмәк булган.

Әмма моның белән беррәттән, ул җөббә (халат), кафтан, фәрраҗ (арттан муен турысында ачык булган, кафтанга охшаган кием) дә кия торган булган.

Ышанычлы риваятьләрдә Расүлебезнең киң чалбарлар киеп йөргәне хакында әйтелә.

Аягына Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм тире эшләнмәләреннән әзерләнгән, тубыкка хәтле булган аяк киеме кия иде.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә көмеш йөзек киеп йөргән. Әмма кайсы кулына кию турында төрле фикерләр бар.

Шулай ук Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең киемнәре арасында яшел төстәге йон яки калын тукымадан әзерләнгән, кыска җиңле плащы булуы билгеле.

Расүлебезнең иң яраткан төсе ак булган. Ул: «Иң яхшы кием – ак төстәге кием. Ак кием киегез һәм мәетләрне ак кәфенлеккә төрегез», – дип әйтә торган булган.

Әбү Давыд 3878, Әт-Тирмизи,994.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар