Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хакында 15 факт

news_top_970_100
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хакында 15 факт
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм хакында 15 фактны Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналына язды.

  1. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шәүләсе юк иде, чөнки ул башыннан аягына кадәр нурдан торды, ә нурның, яктылыкның күләгәсе булмый.
  2. Аның баш өстендә бер болыт тора иде, һәм Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм кая гына барса да, ул болыт аның артыннан йөрде.
  3. Ул алдында булган нәрсәләрне генә түгел, ә артында булганны да бик яхшы итеп күрә иде.
  4. Расүлуллаһның бер күз карашы Шәрыкны да, Көнбатышны да иңләргә сәләтле иде.
  5. Йоклаганда да ул уяу кеше кебек иде, аның йөрәге беркайчан да йокламый торган иде.
  6. Җәбраил галәйһиссәлам вәхи иңдерер өчен күкләрдән төшә башлау белән үк, Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аның исен тоя иде.
  7. Аның тешләренең балкышы төнлә юлны яктыртты. Һәм әгәр берәр нәрсә югалтсалар, шул нур ярдәмендә табалар иде.
  8. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең аркасында күгәрчен йомыркасы зурлыгындагы пәйгамбәрләр мөһере бар иде.
  9. Әгәр тирләсә, аннан хушбуй исе килер иде.
  10. Бер уч туфрак атып, ул 12 меңлек гаскәрнең котын алды, аларны куркуга салды.
  11. Расүлуллаһ айга бармагын төбәп күрсәткәннән, соң ай икегә бүленде һәм җиргә төшкәндәй булды, моннан соң ай аның пәйгамбәрлегенә шаһитлек китерде.
  12. Бервакыт Расүлуллаһ җиргә хөрмә агачын утыртты, һәм ул шунда ук җимеш бирде.
  13. Аның бармагыннан чишмәдән аккандай су агар иде.
  14. Расүлуллаһка чебен-черкиләр килеп кунмый торган иде.
  15. Кая гына барса да, ташлар һәм агачлар аңа сәлам бирер иде.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100