news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Пациентның зары булмаска мөмкин»: Нинди анализлар бавырда проблемалар булуын күрсәтә?

news_top
«Пациентның зары булмаска мөмкин»: Нинди анализлар бавырда проблемалар булуын күрсәтә?
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Алкоголь куллану, симерү, БАДларны контрольсез кабул итү – барысы да бавыр авырулары китереп чыгара. Әлеге авыруларны дәвалауга караганда, аларның килеп чыгуын кисәтү күпкә җиңелрәк, дип аңлата табиблар. Бу мөһим әгъзаның сәламәтлеген ничек сакларга? Татарстанда яшәүчеләргә нинди пилот проекты ярдәм итәчәк?

«XXI гасыр – симерү һәм гиподинамия чоры»

Алкоголь куллануга хирыслык кына бавыр авырулары китереп чыгарамы? БАД кулланучыларга нинди куркыныч янавы һәм бавырлары үз функциясен башкарудан туктаган кешеләргә ничек ярдәм итәргә? Бу хакта «Татар-информ»да бавыр авыруларын кисәтү атналыгына багышланган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

«Кан әйләнеше авырулары, яман шеш, сулыш авырулары, вируслы инфекцияләр белән чагыштырганда, бавыр авырулары еш кына күләгәдә кала. Бу проблема бөтен дөньяда актуаль, һәм ул кешелек алкоголь куллана башлаган чорларда башланган, ягъни, тамырлары бик тирәнгә, борынгы заманнарга ук барып тоташа», – дип сөйләде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевт белгече, Казан дәүләт медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, профессор Диана Габделганиева.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Бу проблема В һәм С вируслы гепатитының масштаблы таралуы аркасында узган гасыр ахырында – бу гасыр башында абсолют дәрәҗәдә актуальләшә.

«Барыгыз да «назлы үтерүче» («ласковый убийца») дигән терминны хәтерлидер – С гепатитын шулай атыйлар. Әлбәттә, бавыр авырулары безнең чорда яңа борылыш алды, чөнки XXI гасыр – симерү һәм гиподинамия чоры. Бавыр – май күзәнәкләрен үзенә сеңдерә торган беренче мишень», – дип аңлатты табиб.

Алкоголь, вируслар һәм симерү бавыр авырулары сәбәпләренең 90 процентын тәшкил итә, диде Диана Габделганиева.

Быел Татарстан бавыр циррозы булган пациентларга ярдәм күрсәтү проектын җибәрү өчен пилот төбәк итеп сайланды. Программа хроник бавыр авыруларының циррозга әйләнү куркынычын киметүгә, риск факторларын ачыклау хисабына цирроздан үлем очракларын киметүгә, диагностиканы, маршрутизацияне һәм диспансер күзәтүен камилләштерүгә юнәлгән. Апрель аенда республикада программаны тормышка ашыруга керештеләр, ул 2026-2027 елларда дәвам итәчәк.

«Әгәр Татарстан тәҗрибәсе уңышлы булса, аны башка төбәкләргә дә җәелдерәчәкләр», – дип өстәде Диана Габделганиева.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Канда АЛТ, АСТ һәм билирубин арту бавырда проблемалар булуын күрсәтә»

«Хроник бавыр авырулары – бавыр күзәнәкләре ялкынсынуы һәм некроз, алар фиброз китереп чыгара. Без пациентларга хроник гепаптит булуы турында әйткәч: «Доктор, мин эчмим бит», диләр. Чөнки кешеләрдә – төп сәбәп алкоголь, дигән уй бар. Ул чыннан да бу авыру килеп чыгуда мөһим роль уйный, әмма моңа нигез булып тормый», – дип сөйләде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш гастроэнтерологы, Республика клиник хастаханәсенең гастроэнтерология бүлеге мөдире Әлфия Одинцова.

Вируслар, дарулар һәм БАДлар кабул итү, шулай ук симерү һәм шикәр диабеты гепатитлар үсешен китереп чыгарырга мөмкин, диде ул.

«Гепатитларның хроник үсеше цирроз китереп чыгара – бу иң ахыргы стадия, моны дәвалап булмый инде. Хәтта бу стадия дә соңгы нокта түгел, чөнки ул «компенсированный»га һәм «декомпенсированный»га әверелә ала. Дөньяда хроник бавыр авырулары булган миллиард ярым кеше бар, ә цирроздан үлем очраклары елына миллион ярым кеше. Саннар бик саллы. Россиядә дә үлем очраклары югары дәрәҗәдә – 100 мең кешегә 15-20 кеше, бу – елына 30-35 мең үлем очрагы», – дип аңлатты Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш терапевты.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Татарстанда да үлем күрсәткечләре югары дәрәҗәдә, шулай да Идел буе федераль округында без бу статистикада алдынгы түгел, дип билгеләде табиб.

«Татарстан Республикасында гепатитлар таралуның тотрыклы үсеше күзәтелә. 2021 елда 100 мең кешегә 276 очрак, ә 2025 елда 100 мең кешегә 396 очрак теркәлгән. Тик шуны әйтергә кирәк, бу мәгълүматлар күрше төбәкләргә караганда түбәнрәк», – дип өстәде Әлфия Одинцова.

Цирроздан үлү очраклары эшкә сәләтле яшьтәге кешеләр арасында аеруча югары. Дөрес туклану һәм дөрес физик йөкләнешләр, шулай ук гепатиттан вакытында вакцина ясату бавыр авырулары куркынычын киметергә мөмкин, диде Әлфия Одинцова.

«Бу – бездән торган нәрсәләр. Ә табиб нәрсә эшли ала? Ул вакытында диагноз куярга тиеш. Проблема шунда, бавыр – дәшми торган орган. Пациентның зары булмаска мөмкин, авыруны анализлар биреп ачыклап була. Канда АЛТ, АСТ һәм билирубин югары булу бавыр белән проблемалар булуын күрсәтә», – диде ул.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

«БАДлар, парацетамол бавыр авырулары китереп чыгарырга мөмкин»

Табиблар аңлатуынча, организмга эләккән теләсә нинди токсин бавырга кискен тәэсир итә.

«Алкоголь генезлы токсикантлар яхшы билгеле. Мин алкогольнең куркыныч булмаган дозасы юк дип кабатлаудан туктамыйм. Әгәр элегрәк бер бокал кызыл шәраб бары тик уңай нәтиҗә генә бирә дигән теория булса, соңгы тикшеренүләр бу уйдырманы кире какты. Шулай ук каты алкоголь генә зыянлы дигән ялгышлык та бар, тик бу дөрес түгел – теләсә нинди алкоголь организмда окисьлашу китереп чыгара һәм бавырга, ашкайнату әгъзаларына һәм сидек бүлеп чыгару системасына шактый зарарлы тәэсир итә», – дип аңлатты Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече – токсиколог, Казанның М. Садыйков исемендәге №7 Шәһәр клиник хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина.

Гепатотоксик агулар – бавыр күзәнәкләрен зарарлый торган химик матдәләр дә бавырның дошманы. Бу агулы гөмбәләр, сәнәгать токсикантлары һәм дару препаратлары.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

«Кайвакыт пациентлар табиб күрсәтмәсеннән башка кабул итә торган парацетамол, ялкынсынуга каршы нестероид препаратлар да бавыр авырулары китереп чыгара ала. Составында парацетамол булган препаратлар да зыян сала», – дип сөйләде токисколог.

БАДлар – тагын бер бәла. Безнең заманда чәчләрен, тырнакларын тизрәк үстерергә, ябыгырга һәм активрак булырга теләгән кешеләр алар белән артыгын кыланып ташлый. Кешеләр сәламәтлеккә файда китерәбез дип уйлый, әмма боларны дөрес кабул итмәү җитди зыян салырга мөмкин.

«Безнең пациентлар үлән җыелмалары, төнәтмәләр кабул итә, кайвакыт боларны үзләре ясый. Кайвакыт бу каяндыр алып кайтылган кушылмалар була һәм без алар турында бернәрсә дә белмибез. Кара тмин препараты белән агулану турында бөтен кеше ишеткәндер инде, без монда гастроэнтерологлар белән бергә эшләдек. Пациентлар аны төрле формада: кемдер маен, кемдер капсулада кабул иткән. Нәтиҗәдә, ике пациентның да бавыры җитди зарарланды», – дип аңлатты ул.

БАДларны табиб киңәшеннән башка контрольсез кабул итү җитди зыян салырга мөмкин, дип кисәтә токсиколог. Мондый препаратларны куллануга каршы күрсәтмәләр: метаболизм бозылу, симерү, диабет, атеросклероз һәм башка бик күп авырулар.

«Әгәр хроник авыруларыгыз бар икән, үзегезгә зыян салу куркынычы югары. Составны дикъкать белән укыгыз, һичшиксез табиб белән киңәшергә кирәк», – дип өстәде ул.

Азык өстәмәләрен бары тик сыналган урыннардан гына сатып алырга кирәк, диде токсиколог.

Агулы гөмбәләргә килгәндә исә, монда иң беренче урында – томсык гөмбә (бледная поганка), ул бавырны яшен тизлегендә тарката. Шулай ук чебен гөмбәсе. Кызганыч, соңгы вакытларда аны микродозинг буларак кабул итәләр, әмма аларның файдасы турында бернинди тикшеренүләр дә юк.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Жиде ел эчендә 450дән артык бавыр трансплантациясе ясалган

Бавырлары котылгысыз рәвештә таркала башлаган пациентлар трансплантациягә генә өметләнә ала.

«Бавыр трансплантациясе программасы 2018 елның декабрендә актив эшләп китте. Беренче елда 13 бавыр күчереп утыртылды. Моңа кадәр елына якынча бер трансплантация уздырыла иде. Операцияләр саны һәм аларның сыйфаты елдан-ел арта гына. Узган ел без инде 70 трансплантация ясадык. Бу төбәк дәрәҗәсе өчен шактый зур сан. Быел инде 41 тапкыр бавыр күчереп утырттык», – дип сөйләде Республика клиник хастаханәсенең №2 хирургия бүлеге мөдире, табиб-трансплантолог, онколог Ленар Җиһаншин.

Шулай итеп, җиде елда 350дән артык бавыр трансплантациясе ясалды, дип өстәде ул.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

«Узган ел без туганнардан бавыр күчереп утырту (родственная трансплантация печени) белән актив шөгыльләнә башладык. Шулай ук сплит-трансплантацияне дә үзләштердек, бу донорның әгъзасы зур һәм ике зәгыйфь реципиент булганда эшләнелә. Без донор бавырын веналар системасын саклап калып, сак кына икегә бүлдек һәм ике хатын-кызга күчереп утырттык. Бу безнең башлангыч этапта булмавыбызны, ә моның белән шактый җитди шөгыльләнүебез турында сөйли», – диде табиб-трансплантолог.

Ленар Җиһаншин сүзләренчә, бавыр күчереп утырту операцияләре ешрак уртча 48 яшьлек хатын-кызларга ясала. Мондый операцияне 4-5 ай чамасы көтәргә туры килә, дип өстәде ул.

Чыганак: «Татар-информ», Елена Фенина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар