Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Озын яллардан соң ашказанын ял иттерү өчен киңәшләр

news_top_970_100
Озын яллардан соң ашказанын ял иттерү өчен киңәшләр
Фото: Гөлүзә Василова

Озакка сузылган ялларда яки гаилә бәйрәмендә өстәлдәге майлы, ысланган, татлы камыр ризыкларыннан тыелып тору бик кыен. Төрле ризыкны күпләп ашау ашкайнату системасына тискәре йогынты ясый.

Туганнар, якыннар белән җыелышып бергә ашау, яки бәйрәм өстәле артында сәгатьләр буе утыру, дуслар белән очрашу – болар барысы да артык күп ашауга китерә. Чөнки, бәйрәм өстәле сый-нигъмәттән сыгылып торганда, янәшәдегеләрнең барысы да ашаганда, үзең дә сизмәстән, ризык артыннан ризыкны авызга саласың. Мондый очрашуларда табында спиртлы эчемлекләр булса, хәл тагын да мөшкел була, чөнки ашаган ризык күләме контрольдә тотылмый башлый. Ашказанына тагын да күбрәк авырлык килә.

Шулай ук ашау вакытында телевизор, телефон карау, китап уку һәм компьютер артында эшләү дә зыянлы. Баш мие мәгълүмат белән тула, ашалган ризык күләмен контрольгә алырга аның вакыты калмый.

Озак вакыт ашамый торуның ахыры шулай ук начар тәмамлана. Бик аз кеше генә иртәнге аш ашарга вакыт таба, кайвакыт, эш белән мавыгып, төшке ашсыз да калырга мөмкин, ә кич, ниһаять, суыткыч янына барып җиткәч, авызга барысы да рәттән салына, монда инде үзеңне чикләргә һәм туктатырга бик кыен.

Бар нәрсәне ахырга кадәр ашап бетерү гадәте дә шулай ук күп һәм артыгын ашауга китерә. «Тәлинкәгә салынган ризыкны ашап бетерергә кирәк» дигән тәрбия дә сәламәтлек өчен файдалы булмаска мөмкин. Кайбер кешеләр тәлинкәдә калган ризык өчен уңайсызлык кичерә, һәм аны ашап бетерү теләге барлыкка килә.

Мул табынлы озын яллардан соң ашкайнату системасын ял иттерү өчен берничә киңәш:

Беренчедән, җиңел физик активлык кирәк. Мисал өчен, саф һавада йөрергә була. Ашаганнан соң ятып торырга һәм ял итәргә теләсәгез дә, ятмагыз. Бу – азыкны эшкәртүне акрынайта. Шулай ук ныклап ашаганнан соң сикерү һәм алга иелеп күнегү ясау, спортзалга бару хәлне катлауландырырга гына мөмкин.

Икенчедән, газсыз чиста су яки аз-азлап җылы чәй эчәргә. Бу – ашкайнату системасына булыша һәм метаболизмны активлаштыра, шулай ук организмнан агулы матдәләрне һәм шлакларны чыгарырга ярдәм итә.

Әлбәттә, ашказаны-эчәк трактына ял бирергә кирәк. Ашказаны тулы кебек тоелса, гади ризыкларга – суда пешкән ботка, бәрәңге, шулпа, тавык яки күркәнең түш итенә күчәргә.

Мөмкин кадәр күбрәк су эчү, берничә көн рәттән күп күләмдә яшелчәгә өстенлек бирү, пешкән чөгендер ашау да организмга уңай йогынты ясаячак, дип киңәш бирә табиблар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100