«Казанские ведомости» газетасы 1 июньнән кертелә торган үзгәрешләр турында яза.
1 июньнән Татарстанда янәдән 10 еллык биометрик чит ил паспортларына гариза кабул итә башлыйлар. Гаризаны Россиянең Эчке эшләр министрлыгында, МФЦда һәм «Госуслуги» порталында биреп була.
Россиянең барлык төбәкләрендә балалар өчен бердәм түләү көне кертеләчәк. Ана капиталы өчен һәр айның 5есендә түләячәкләр.
Җәйнең беренче көненнән Россиядә вейпларны кибеттә генә сатачаклар. Вейпларны киштәләргә тезеп кую, сатучыларга күрсәтү тыела, бу – бары тик сатып алучы сораган вакытта гына эшләнәчәк.
Кемнең пенсиясе арта?
Июньдә кайбер категория гражданнарның пенсияләләре индексацияләнә.
Майда 80 яше тулганнарның 2023 елның 1нче июненнән пенсияләре индексацияләнә. Алар өчен теркәлгән социаль пенсия күләме 2 тапкырга артачак.
Эш стажы һәм иминият пенсиясенә баллар җыя алмаган, картлык буенча гына бирелә торган социаль пенсияне алучылар өчен дә өстәмәләр каралган.
Шулай ук бу елның эшләрен тәмамлаган һәм Россиянең социаль фондына өстәмә пенсия стажын раслый торган документларын тапшырган пенсионерлар өчен 1 июннән пенсияне индексацияләү каралган.
Ана капиталы өчен бердәм көн
Бу елдан ана капиталы кеременнән гаиләләргә ай саен күчә торган түләүләр берникадәр үзгәреш белән киләчәк. Иң мөһиме – хәзер түләүләр 3 яшькә кадәр һәр балага, шул исәптән, беренче балага да каралган. Элек ата-аналар түләүләрне 2нче туган балага гына ала иде.
Аннан тыш, июньнән башлап, Россиянең башка регионнарында кебек, Татарстанда да түләүләр өчен бердәм көн кертелә. Һәр гаиләгә дә түләүләр һәр айның 5есендә килә башлый.
Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге белдергәнчә, мондый төр ярдәмне керемнәре 2 яшәү минимумыннан әзрәк булган гаиләләр алачак.
Керемне санаганда балаларның ата-аналары ала торган пенсияләр, премияләр, хезмәт хакы, больничныйлар һ.б. исәпкә алына. Ай саен килә торган түләүләрнең суммасы республикадагы яшәү минимумына тигез.
Камалган Сталинградта яшәүчеләр өчен яңа түләүләр
Бөек Ватан сугышы ветераны статусында булган, камалган Сталинградта яшәүчеләр июнь аеннан «Блокада Ленинградында яшәүче» һәм «Камалган Севастополь яшәүчесе» медальләренә лаек булганнар ала торган ташламалар һәм социаль ярдәмне алачак.
Өстәмә түләүләрнең айлык күләме якынча 3,9 мең сум. Яңа статус бушлай дарулар, шәһәрара юлга түләү һәм санаторийда дәваланулар кергән социаль ярдәм алырга да мөмкинлек бирә. Аннан тыш, яңа категория ветераннарның өстәмә материаль ярдәмгә хокукы барлыкка килде.
Вейпларны кибеләрдә генә сатып алып булачак
Июньнән башлап, вейпларны (никотинлы продукцияне куллану җиһазы) кибетләрдә генә сатып алып булачак. Вейплар белән ярминкәләрдә, күргәзмәләрдә, дистианцион ысул белән, автоматлар ярдәмендә сату катгый тыела.
Сатучылар аны чыгарырга, күрсәтергә тиеш түгел. Искәртмә булып сатып алучы соравы буенча гына күрсәтү ярый.
Вейпларга ихтыяҗны киметү өчен, теләсә нинди ысул белән ташламалар, шул исәптән купон һәм талоннар куллану тыела.
Биометрик чит ил паспортлары
Россиянең Эчке эшләр министрлыгының миграция бүлеге июнь аенда яңа буын чит ил паспортларына гаризалар кабул итә башлый. Аны Россиянең Эчке эшләр министрлыгының төрриториаль органында, МФЦ аша, яки «Госуслуги» порталына электрон документ форматында тапшырып була.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның кышында Россиядә биометрик паспортларны бирү чиплар җитмәү аркасында туктатылган иде. Электрон информациясе булган чит ил паспорты 10 ел гамәлдә була, анда паспорт иясенең биометрик билгеләре кертелә, шул рәвешле, кешене ачыклау процедурасы җайлырак була.
Автомобильләргә өстәмә таләпләр
Бу җәйне автомобильләргә өстәмә таләпләр гамәлгә керә. Алар чит ил автомобильләренә дә, үзебезнекеләргә дә кагыла. Шулай итеп, Россиядә җитештерелә торган барлык машиналар да Евро-2дән әзрәк булмаган экологик стандартка туры килергә тиеш. Элек нульгә тәңгәл экологик класслы двигательләр урнаштыру да ярый иде.
Июньдә кыска эш көннәре
Бу айда, 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан, 4 көнлек эш атнасы көтелә. 10 июньнән алып 12 июньгә кадәр бәйрәм итәчәкбез.
Киләсе кыска атна Татарстан халкына шулай ук июнь аенда көтелә. 28 июнь көнне Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында закон 1992 елда кабул ителде. Шуңа туры китереп, мөселман бәйрәмнәре – Ураза гаете, Корбан гаете ял көннәре дип билгеләнә.