Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Озын ял көннәрен күралмыйм!

Бары тик эштә генә мин үземне кирәкле итеп хис итәм. Өйдә бит мин ялгыз, беркемгә дә кирәк түгел.

news_top_970_100

«Май бәйрәмнәре артта калды. Көннәр матур иде. Тик бер генә «ләкин» бар. Бәлки, күпләр мине аңламас та, ләкин дөресен әйтәм: мин озын ялларның тәмамлануына шатмын. Мондый көннәрдә мин үземне бик нык ялгыз хис итәм, мин беркемгә дә кирәк түгел. Шунысын әйтәм: 1 майга да, бигрәк тә Җиңү көненә моның бернинди катнашы юк. Гади генә әйткәндә, мин озын ялларны яратмыйм.

Соңгы вакытта, бигрәк тә бәйрәмнәрдә, мин үземне начар хис итәм. Бу көннәрне көтеп алуларын аңламыйм. Яңа ел бәйрәмнәре дә минем өчен йокы туйдыру, урамга чыкмыйча, өйдә яту көннәре буларак уза. Минемчә, бу – нормаль: компьютер, телевизор, плед, чәй, кофе, тәмле ризыклар, бер бокал шәраб. Гадәттә мин, беркем белән дә сөйләшмәс өчен, телефонны сүндереп куям, шалтыратучыларга «йокладым – ишетмәдем», яки «телефон сүнгән булган, ишетмәдем» дигән уйдармалар уйлап куям. Хәер, дөресен генә әйткәндә, эштән тыш, миңа болай да беркем дә шалтыратмый. Бу – үз-үземне тынычландыру юлы гына.

Һәм менә май бәйрәмнәре. Депутатлар аларны берләштерергә, 1 майдан 10 майга кадәр ял көннәре итәргә тәкъдим итә. Кемгә кирәк соң ул? Бу көннәрдә диңгезгә, җылы илләргә киткән бәхетле кешеләргә генә. Ә безгә, минем шикелле гади шәһәр кешеләренә, нишләргә? Дачасы, машинасы булганнарга яхшы. Алар социаль челтәрләрдә шашлык кыздыруларын, табигать фотоларын һәм видеоларын күрсәтәләр. Ә башкаларга нәрсә кала? Бөркү фатирларда көнләшеп утырыргамы? Оештыручыларга, мэриягә шәһәрдә күп чаралар оештырылганы өчен рәхмәт, 2 көн мин халык арасында шәһәр буйлап йөрдем.

Мин – «карт кыз» категориясенә керүчеләрдән. Тышкы кыяфәтем уртача, аның каравы, әнием әйтмешли, акыллы. Шуңа күрә миңа укуга басым ясарга гына кала иде, ә аннары – эшкә. Нәтиҗә буларак, мин хәзер 30 яшеннән узган «карт кыз», ипотекага алынган булса да, зур булмаган, әмма үз фатирым, «супер зур» булмаса да, тотрыклы хезмәт хакым бар.

Мин өйдә утырам, ә тирә-юньдә кешеләр күңел ача, бәйрәм итә. Әйләнә-тирәдә барысы да көлә, кочаклаша, шатлыкларын уртаклаша, ә мин – берүзем, ялгыз. Эчтә бушлык!

Ел саен мин нәрсәдер үзгәрер дип өметләнәм. Мәсәлән, бәлки, кемдер шалтыратыр, кунакка чакырыр, дип көтәм. Вакыт бара, ә мин һаман да берүзем. Бары тик эштә генә мин үземне кирәкле итеп хис итәм. Ә өйдә мин бик ялгыз, беркемгә дә кирәк түгел. Бәйрәмнәр шатлыкны уртаклашырлык беркемем дә юклыгын гына искә төшерә.

Һәм менә, ниһаять, озын яллардан соң дүшәмбе. Шөкер! Кемдер, мөстәкыйль булырга кирәк, нормаль кешегә үз-үзенә күңелсез булырга тиеш түгел, дияр. Мин боларның барысын да бик яхшы аңлыйм. Сез мине эшсезлектән аптырап йөрим дип уйламагыз. Мин китаплар укыйм, телевизор карыйм, ахыр чиктә интернет бар, ләкин болар вакытлыча гына җиңеллек бирә. Чын дусларым, яраткан кешем юк, мин дә кемгәдер кирәк дигән тойгы юк.

Ләкин барыбер мин ел саен могҗизага өметләнәм. Кемдер минем янга килеп: «Син ялгыз түгел, бәйрәм белән!» – дияр, дип көтәм. Ә әлегә мин бәйрәмнәрне ялгызым, йөрәгемдә өмет белән каршы алам, әмма ул елдан-ел кими бара. Сезнең арагызда да минем кебек ялгызлар бармы?

«SakhaPress»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100