Белгечләр фикеренчә, картаюга генетика нибары 30% кына йогынты ясый. Нәселдән килгән авыруларга карамастан да озак яшәргә мөмкин. Бу хакта Видное клиник хастаханәсенең җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге мөдире Зарема Тен «Радио 1» белән әңгәмәдә белдергән.
Аның сүзләренә караганда, картаю тизлеге бары тик 30% ка гына генетикага бәйле. Шул ук вакытта өлкән яшьтәге кешеләрдә хроник авырулар булуны гадәти хәл дип санарга ярамый.
«Генетик яктан бирелгән үзенчәлек — ул хөкем карары түгел, ә бары тик куркынычның югарырак булуы. Сәламәт яшәү рәвеше бу куркынычны якынча 50–70% ка киметә», — дип билгеләп үткән Тен.
Табиб ассызыклаганча, дөрес туклану, физик активлык, йокы, стресс дәрәҗәсе һәм кешеләр белән аралашу аеруча мөһим роль уйный. Нәкъ менә шул факторлар актив һәм озын гомерле булуга зур йогынты ясый.