Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Озын гомерле булсын...» – Алмаз Мирзаяновтан сөенечле яңалык

news_top_970_100
«Озын гомерле булсын...» – Алмаз Мирзаяновтан сөенечле яңалык
Салават Камалетдинов

Җырчы социаль челтәрләрдә сөенечле хәбәре белән уртаклашкан – ниһаять, аның бик күпләр көтеп алган, «Булыр микән?» дип аталган яңа җыры дөнья күргән. Җыр бүгенге вазгыятькә туры килеп тора, бер җылы сүз, җылы хәбәр ишетергә өметләнеп яшәгән дәвердә бик актуаль, үзәк өзгеч, тирән мәгънәле.

«Бу җырны сорап директны тутырган идегез. Менә, җыр чыкты! Башыннан ахырына кадәр иркенләп тыңлап чыгыгыз да монда фикерегезне языгыз әле.

Аранжировка, тавыш яздыру – Нияз Вәлиев, көй авторы – Ринас Әхмәтов, сүзләрен Рүзәл Минһаҗев иҗат итте. Зур рәхмәт сезгә, егетләр!» – дип язган Алмаз аккаунтында.

Җырны бик югары бәяләгәннәр. «Көчле җыр!», «Мәгънәле, күңелгә үтеп керә торган», «Хәзерге чорга туры килә, каз тәннәре чыга моны тыңлаганда», «Чын йөрәктән язылган... Озын гомерле булсын», «Маладис, Алмаз, җиренә җиткереп җырлыйсың», «Синең җыр булган бу», – дип язганнар Алмазның виртуаль дуслары.

«Булыр әле Алла боерса... Ходайның кодрәте киң... Сәламәт булыгыз. Иң мөһиме: бер-берегезне саклагыз. Яман телләргә бирмәгез. Сез – бик шәп пар... Алла ярдәме белән бәхетле әти-әни булырга язсын, шатлык белән», – дип, киләчәккә якты өметләр баглап, изге теләкләрен ирештергән берәү. Амин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100