news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Озын буйлы кешеләрдә нинди яман шеш ихтималы зуррак була?

Әлегә белгечләр моның сәбәбен ачыкламаганнар.

news_top
Озын буйлы кешеләрдә нинди яман шеш ихтималы зуррак була?
https://pixabay.com

Американың Джон Хопкинс университетының Медицина мәктәбе галимнәре 47 халыкара тикшеренү уздырган. Алар колоректаль (туры эчәк) яман шеш белән авыручы 280 мең ярым чамасы кешене, колоректаль аденома (яман шеш алды халәте) белән авыручы 14 меңнән артык кешене тикшергән.

Алар ачыклаганча, буе иң озын булган кешеләрдә колоректаль яман шеш ихтималы, буе иң кыска булган кешеләргә караганда, 24 процентка югарырак.

Һәр өстәмә 10 см саен яман шеш куркынычын 14 процентка, аденома куркынычын 6 процентка арттыра.

Әлегә моның биологик сәбәбе ачыкланмаган. Бәлки озын буйлы кешеләрнең эчке органнары зуррак, шул сәбәпле генетик мутацияләр ихтималы арта, дип фаразлыйлар. Бу турыда Майл.Здоровье хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар