Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
news_top_970_100

Зөлфәт белән Алинәнең өйләнешүенә быел 7 ел булды. Алар икесе дә институтны укып бетергәч таныштылар.

Алинә шәфкать туташы булып эшләде, ә Зөлфәт – кайда туры килә инде. Ир-атлар эшләгән эшнең барысын да башкарды: йөк ташучы, машина йөртүче, кранчы һ.б.

Яшьләр икесе дә студент елларында тулай торакта яшәделәр, ә эшкә урнашкач, дуслары белән тордылар: Алинә дус кызлары, Зөлфәт – егетләр белән.

Аларны уртак дуслары таныштырды. Зөлфәт киң җилкәле, төз гәүдәле егет иде, ә Алинә исә бик тыйнак. Бер-берсен бик ошаттылар. Халык әйтмешли: «җеннәре» туры килде.

Берничә ай очрашып йөргәннән соң, Зөлфәт өйләнешергә тәкъдим ясады. Алинәгә инде ул вакытта 23 яшь иде. Кияүгә чыгар өчен матур яшь, шуңа да каршы килмәде.

Никахны Алинәнең туган авылында укыттылар. Кечкенә чагында ул ак күлмәк турында хыялланса да, аның турында уйларга мөмкинлекләре юк иде. Әмма аларның уртак максаты бар иде – ул үзләренең торыр җирен булдыру. Беренче елны алар кешедә торып торды. Эшләгән хезмәт хакының яртысы аренда өчен китеп барды. Кыскасы, күпчелек халык сыман «тукта, тукта» дип гомер иттеләр.

Акчаны җиткерүе яшьләргә бик авыр булды. Ярты хезмәт хакы кешегә китеп баргач, күп нәрсәдән баш тартырга туры килде. Бөтен барган җир бер генә маршруттан торды. Өйдән – эшкә, эштән – өйгә.

Әмма аларның акча аркасында үзара беркайчан да талашканнары булмады. Икесе дә бер-берен аңлап, хәлгә керделәр. Менә алар акча туплыйлар да, үзләренә фатир алачаклар. Ә аннары инде, ниһаять, балалар турында да уйланырга була. Ә әлегә идән буенча шуышкан тараканнарны да, искереп, ертылган диваннарга да, уртак аш-су бүлмәсенә дә түзәргә була.

Өч елдан Алинәне эшендә күтәрделәр, ә Зөлфәтне башлыгы янына «уң кулы» итеп куйды. Башта гади эшче, аннары бригадир, ә хәзер ул прораб булды.

Вакыты белән, ниһаять, акча да тупланды, фатир да алынды, аңа ремонт та ясалды. Тик менә балалары булмады.

Яшьләрнең өйләнешүенә инде быел 7 ел. Яшьтәшләренең берәү генә түгел, ә икешәр балалары бар. Өстәвенә, ярага тоз салгандай, һәр күрешкән саен: «Ә сез бала табарга уйламыйсызмы? Нигә һаман сузасыз? Үзегез өчен яшәп калырга тырышасызмы? Кирәк инде сезгә, кирәк. Алинәнең дә яше бара», – дигән тупас сораулар яңгырады.

Кирәк икәнне алар үзләре дә бик яхшы аңлый иде. Әмма булдыра алмаганнарын кешегә ничек аңлатасы? Алар нинди генә тикшеренү үтмәде. Акча җыялар да, кыйммәтле анализлар тапшыралар, көн саен күпсанлы дарулар эчәләр. Табиблары да диагноз куя алмыйча аптырады. ЭКО да киңәш итеп карадылар, анысы да бушка узды. «Икегез дә сау-сәламәт бит сез, иптәшләр» – диде табиб, кашларын җыерып.

Зөлфәт быел беренче тапкыр котырып эчте. Аның болай бер дә булганы юк иде. Фатирга чайкала-чайкала керде дә утны кабызды.

Алинә, мин кайттым, – диде, стенага кулы белән терәлеп. – Фидаил шулай өенә кергәч, аның янына балалары йөгереп килә. Ә безнең балаларыбыз урынына, чатка посып, кара янып, син утырасыңмы? Көн дә шулай! Көн дә шулай...

Беләсеңме, эчкәнеңә мин нигәдер гаҗәпләнмим дә. Үзем дә сиңа кушылып эчәр идем, Зөлфәт, – диде Алинә һәм күз яшьләрен тыеп кала алмады.

Фидаил асрамага бала алырга куша. Кеше баласын тәрбиялисе генә калды... Кил әле монда,– дип, Зөлфәт Алинәне кочмакчы иде, әмма хатыны, караватның өстеннән сикереп чыгып, залга кереп бикләнде.

Зөлфәт исерек булса да, хатыны артыннан чапмады, бүлмәсендә калды. Ул төне буе Алинәнең идәндә үкси-үкси елаганын тыңлап чыкты.

Икенче көне Зөлфәт чыдап булмаслык баш авыртуына уянды. Тамагы кипкән, күңеле болгана. Хәле яхшылардан түгел иде. Өстәвенә, Алинә дә дөбер-шатыр фатир буенча тегендә-монда чабып йөрде. Бер мәлне туктап калып, күзләрен әлсерәп яткан иренә төбәп:

Зөлфәт, безгә аерылырга кирәк, – диде.

Зөлфәт куллар белән битен сыпырды, маңгаен җыерды.

Мин кичә эчкәнгә шулай дип әйтәсеңме? Ярар, эчмәм. Нәрсәгә шундук аерылышу белән янарга?

Юк, эш синең эчүеңдә түгел. Түземлегең беткәнгә күрә эчтең инде, аңлыйм. Әмма без бер-беребезгә туры килмибез. Ходай язмаган инде безгә гаилә бәхете. Әмма тормыш моның белән генә тәмамланмый. Гомер буе икәү генә тормыш итә алмаячакбыз. Олыгайган саен сиңа да, миңа да барыбер бала кирәк булачак.

Синең уйлавыңча, миңа бала синнән дә күбрәк кирәкмени? Мин баланы синнән дә катырак яратачакмынмени? Минем синең белән тормыш итәсем килә.

Зөлфәт урыныннан торды да юыну бүлмәсенә китте. Тыныч кына тешен чистартты, сөлгегә битен сөртте.

Иртәнге чәй турында сораудан мәгънә юктыр инде?

Ясаган идем мин сиңа. Ләкин инде ул суынгандыр, – диде Алинә. Аннары төне буе җыйган киемнәрен күтәреп, иренә эндәште: – Зөлфәт, мин хәзер китәм. Сиңа бер генә үтенечем бар. Минем артымнан чыкма. Мин бу адымга барыр өчен күп көч куйдым, күп уйладым. Зинһар, китәргә мөмкинлек бир.

Ачкычын ишек янындагы тартмага салды да ишекне тышкы яктан япты. Зөлфәт утырган җиреннән кузгалмады, Алинәнең үтенечен үтәде.

Шулай итеп, 7 ел бергә булган парларның юллары өзелде. Аларны башка берни дә бәйләми иде. Хәзер сүз квартира, машина турында да түгел. Аларны суд карары белән тигез итеп бүлделәр.

Алинә үзенең туган районына кайтып китеп, эшен шунда дәвам итте. Ә Зөлфәт исә беренче айны нык кына эчте. Яшиселәре килмәгән чаклары да күп булды. Аннары ул, Алинәне уйлаудан арыныр өчен, башы белән эшкә чумды.

5 ел узды. Шул вакыт эчендә бик күп нәрсәләр үзгәрде. Хәтта дөньясы да башка төрле әйләнә сыман иде. Алинә белән Зөлфәтнең ялгыш та күрешкәннәре булмады. Зөлфәт элеккеге тормыш иптәшен ташлап киткәне өчен кичерә алмады. Ә Алинә мөмкин кадәр аны онытырга тырышты.

Алинәне эш буенча Казанга җибәрделәр. Бу юлы ул анда үзе генә түгел, ә икенче ире һәм балалары белән барды. Игезәкләргә 4 яшь иде. Малае – Дамир, кызы – Саҗидә.

Алар Бауман урамы буенча атлаганны гаилә дуслары күрде. Фидаил хатыны белән кинотеатрдан кайтып килә иде.

Ул Алинәнең бу адымыннан соң, аның белән дуслыгын өзгән иде. Шуңа күрә, каш астыннан нәфрәт белән карады.

Башкага кияүгә чыккан бу. Минем братымны ташлады да! – диде.

Ул бу хәбәрне дустына ничек җиткерергә белмәде. Башта бөтенләй әйтмәскә иде уйлары, әмма Зөлфәт белән очрашып, эчкәч, теле чишелде.

Алинәне күрдем әле теге көннәре.

Зөлфәт тынын кысты.

Үзе генә түгел иде. Янында ире һәм балалары бара иде. Игезәкләр, брат.

Бәхетле… – диде Зөлфәт, сер бирмичә. Әмма тамагына җыелган зур төерне ул йота алмады.

Син дә, брат, бәхетле була ала идең. Ник башкага өйләнмәдең? Алинәң кайтыр дип уйладыңмы? Кайтыр сиңа! Әнә табып куйган. Игезәкләр, чуртым!

Җитәр! – дип бүлдерде Зөлфәт, кулын йодрыклап, – Ул моңа лаек! Әни булу хыялы чынга ашкан, һәм мин моңа шат!

Фидаил башын аска иде дә стаканына хәмер салды. Алга таба аларның сөйләшүе бармады.

...Ә иртәнгә Казан гөрли иде. Яңалыклардан кайгылы хәбәрләр генә. Бөтен җирдә дә бер бүлмәле фатирда ялгыз торган ир-атның асылынуы турында язганнар. Зөлфәт дустының хәбәреннән соң тәмам башын җуйган. Аның өстәлендә соңгы хатын тапканнар. Анда бары тик 5 кенә сүз иде: «Мин сине гомер буе яраттым».

Бу сүзләрнең кемгә багышланганын белмәделәр. Зөлфәт, аның дуслары һәм Алинә генә хәбәрдар иде.

Ул Зөлфәтнең үз-үзенә кул салганын ишеткәч, Казанга җыенып чыгып китте. Ә иренә эш буенча китүен әйтте.

Менә хәзер ул Зөлфәтнең мәете янында басып тора. Үзенең күзләре юеш. Әллә салкыннан, әллә борчылудан үзенең тезләре калтырый.

Исәнме, Зөлфәт… Гафу сорарга хәзер соң инде. Нәрсә әйтергә дә белмим. Шундый вакытсыз килдем. Хатыңдагы сүзләр миңа багышланганына ышанам. Мин дә сине гомер буе яраттым. Синнән аерылганда, мин әле беренче елны, син мине эзләп килерсең, дип ышандым. Ә аннары инде, башка берәүне очраткансың, дип уйладым. Мин Наил белән дә балалар хакына гына торам бит. Ансыз балалар йортыннан бала бирмиләр. Беләсеңме, алар беребезгә дә охшамаган. Әмма икесенең дә күзләре синеке сыман – кара. Гафу ит, Зөлфәт…

Әче җил үзәккә үтеп керде. Алинә элекке иренең каберенә тагын бер кат караш ташлады да салмак кына кузгалды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100