news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Өзелеп, әрнеп сагынырмын инде...» – Хәния Фәрхинең әнисен соңгы юлга озаттылар

news_top
«Өзелеп, әрнеп сагынырмын инде...» – Хәния Фәрхинең әнисен соңгы юлга озаттылар
Фото: Фирүзә Ибәтуллина статусларыннан

Легендар җырчы Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа вафат булуы турында хәбәр иткән идек. Кичә мәрхүмәне туган ягы – Тәтешле районы Салаюа авылында соңгы юлга озатканнар. Кызы Фирүзә Ибәтуллина мессенджерларда якын кешесе белән хушлашу сүзләре язды.

«Салкын, әмма чалт аяз, кояшлы көн булды бүген. Инәүемне – йөрәк парәмне озатканда, кояштан күзләр камашты. Әтәүемә, Җәмгыя апага, Тимергали, Нурислам абыйга бүләк иттем инәүемне. Кадерли, ярата күрсеннәр.

Фото: © Фирүзә Ибәтуллина статусларыннан

Аллаһы Тәгаләм, җир йөзендә яшәгән фәрештәбезне кабул итеп, инәүебезгә оҗмах ишекләрен ачсаң иде. Кабул ит, Җир-анам, газиз, сөекле әниебезне.

Мин бит синдә кояш күрә идем, яктыртыр, дип, барыр юлымны… Кояш сүнде… Аллаһның рәхмәтендә була күр, йөрәк парәбез.

Фото: © Фирүзә Ибәтуллина статусларыннан

Үз акылымда чакта, күзләрем йомылганчы догада булып, өзелеп, әрнеп сагынырмын инде, инәүем.

Газизебез, йөрәк парәбезне озатырга килгән һәр кешегә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сезне кайгы-хәсрәтләр урап үтсен. Җаның тыныч, рухың якты булсын, кадерлеләрдән-кадерле, сөекле кешебез», – дип яза Фирүзә Ибәтуллина.

Фото: © Фирүзә Ибәтуллина статусларыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар