Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өзелде моң, сүнде күктә йолдыз...» – Эльмира Сөләймановага багышлап шигырь язганнар

news_top_970_100
«Өзелде моң, сүнде күктә йолдыз...» – Эльмира Сөләймановага багышлап шигырь язганнар
"Татар-информ" архивы

Эльмира Сөләйманованың «ВКонтакте» челтәрендә үзенең төркеме бар иде. Җырчының вафатыннан соң да әлеге төркем тынып тормый. Администраторы Алсу Хәсәншина һәр көн саен диярлек мәрхүмә белән бәйле язмалар, аның җырларын урнаштырып бара. Тугры тамашачысы җырчының якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре яза һәм Эльмира – күңел кошына шигырьләр багышлый.  

Түбәндәге шигырьне Азат Акбаш (Әхмәдьянов) тәкъдим итә. 

Кар өстенә төшеп сибелгән

Баланнардай ачы язмышың.

Күңелләргә үтеп керерлек

Моңлы иде синең тавышың.

Күңел кошың, синең сандугачың

Нигә сайравыннан туктады?

Өзелде моң, сүнде күктә йолдыз,

Гомерләрең синең булмады...

Сүнде күктә синең йолдызың –

Өзелде лә гомер сукмагың.

Эзләреңне күмде ак карлар,

Калды бары моңлы җырларың.

Гөлия Фатыйхова исемле тыңлаучысы исә шагыйрә Халисә Гәрәева язган шигырь белән уртаклашкан. 

Беркөн килеп әгәр күккә ашсам,

Калыр җирдә чәчкән гөлләрем…

Агачларым калыр урман булып,

Калыр сезгә моңлы җырларым.

Бер кеше дә мәңгелеккә килми,

Ничек килсә, шулай китәләр...

Ак биләүгә төреп каршы алсалар,

Ак кәфенгә төреп «илтәләр»...

Күреп туймас урман-кырлар калыр,

Иксез-чиксез зәңгәр күк йөзе...

Гомер буе җыйган мал-мөлкәт тә

Алып кала алмас беркемне...

Кем яратып искә алыр әле,

Балаларым сагыныр, юксыныр...

Җиргә сыймас булып йөргәннәр дә,

Бер көн килер, инде юк булыр...

Күрше хакы – Алла хакы, диләр.

Күршеләр дә калыр, кем хаклар?

Туганнан да яхшы була алар,

Файдаң тия торган чакларда...

Бер көн килеп әгәр күккә ашсам,

Яман итеп искә алмагыз...

Мин бит һәр кешегә бәхет телим,

Тик үземчә… шуны аңлагыз!

Бер көн килер....

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100