“Озатканда, аның яраткан җырын – Салаватның «Ак болытлар»ын җырладык, елаштык…”
Апрель башында Кайбыч районы Борындык авылында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Рамил Тимуршинны соңгы юлга озаталар. Ире турында «Интертат» хәбәрчесенә тормыш иптәше сөйләде.
Кайбыч районы Борындык авылында яшәүче Тимуршиннар гаиләсенең бу арада бик авыр көннәре: алар күптән түгел генә махсус хәрби операциядә һәлак булган уллары Рамилне соңгы юлга озаттылар. Рамилгә нибары 29 яшь була. Аның хатыны Гүзәл ялгызы һәм улы Илзат ятим кала.
Гүзәл Тимуршинага бу сөйләшү җиңел булмады. Әле күптән түгел генә ир хатыны, бала әнисе булган яшь кешегә бүген яраткан ире турында «иде» дип сөйләргә туры килде. Гүзәл сүзне аларның танышкан мизгелләреннән башлады:
Без Рамил белән 2018 елда август аенда дусларның туенда таныштык. Рамилнең бертуган абыйсы белән минем туганнан туган абыем югары уку йортында бергә укыган булганнар. Мин ул вакытта абыйларда Яшел Үзәндә яши идем, ә Рамил Казанда механик булып эшли иде.
Мин аны беренче күрүдә үк ошаттым. Туйдан соң берничә көн үткәч, ул миңа үзе язды. Без аның белән күрештек һәм шуннан башка аерылмадык. Ул Казаннан Яшел Үзәнгә, минем белән күрешәм дип, көн дә килә иде, – ди ул.
Рамил сөйгәненә Яңа ел төнендә үк тәкъдим ясый. Яшьләр бергә яши башлыйлар, аннан никах укыталар, 2021 елда туй үткәрәләр. Озакламый Тимуршиннар гаиләсендә ир бала туа. Тыныч тормышларын 28 сентябрьдә Рамилгә килгән повестка боза.
Ул бик озак еллар буе механик булып эшләде. Аңа бит эшеннән дә «әйдә, сиңа «бронь» ясыйбыз» дип әйткән булганнар. Моны әле мин күптән түгел генә белдем. Повестка иремә эшенә үк килде, икенче көнне китте дә. «Китәм мин», – диде, качып йөрү аның уенда да юк иде. Рамил башта башкалар кебек үк «Казан-Экспо»да булды. Анда көн дә күрешергә йөри идек, койма аша гына сөйләшә идек. Аннары октябрь ахырында алып киттеләр.
Ялга 2 тапкыр гына кайтып өлгерде. Беренче тапкыр майда кайтты. Бик нык үзгәргән иде, аның белән сөйләшүе авырлашты. Үз эченә бикләнгән, артыгын сөйләшми, ә анда булганны бөтенләй дә сөйләмәде. Бөтенләй үзенә охшамаган иде ул, – ди Гүзәл.
«Бик авыр җибәрдем»
Гүзәл белән Рамил соңгы тапкыр быелның гыйнварында очрашалар.
Соңгы кайтуында минем янда элеккеге Рамил иде. Бик шаян, көләргә ярата иде, башкаларны да көлдерә. Монысында нәкъ үзе иде инде, гел көлеп кенә торды... Ул җырларга ярата иде. Бик авыр җибәрдем монысында, бик авыр, – дип Гүзәл, түзмичә елап җибәрде. – Әйберләрен җыйганда да: «Күп әйбер алып китмим, бер рюкзак кына алам. Кая барганны да, күченгәнне дә белмим әле», – дип китте. «Нәрсә буласын белмим», – дип ничә тапкырлар кабатлады.
Рамил китәсе көнне, 17 гыйнварда, бик каты буран иде. Озатканда, аның яраткан җырын – Салаватның «Ак болытлар»ын җырладык, елаштык… Нык итеп кысып кочты да: «Мин сезне бик яратам», – дип китеп тә барды, – дип искә алды ул иренең сүзләрен.
Махсус операциядәгеләр «Сарман вальсы»н җырлый.
Шул китүеннән Рамил башка әйләнеп кайтмый. Бераздан хәрби гаиләсенә бик авыр хәбәр – аның һәлак булуын җиткерәләр. Бу газаплы көннәрен Гүзәл еламыйча сөйли алмады. Башта, аның сүзләрен 2 яшьлек улы Илзат ишетмәсен дип, икенче бүлмәгә кереп китте.
Арчадан волонтер Илнур абый, беренче булып, машиналары шартлавын әйтте. Ул вакытта иремнең авыр хәлдә, госпитальдә булуын җиткерде. Куркытасы килмәгәндер инде, бераздан, шалтыратып, начарга әзерләнегез, диде. Аннары инде аның машинада януын белдек... Соңыннан Рамил белән бергә булган хәрби иптәше аның һәлак булуын хәбәр итсә дә, мин башта ышанмадым. Минем шул вакытта бик тә Илнур абыйның «ул госпитальдә» дигән сүзләренә ышанасым килде, аларның чын булуын теләдем. Минем күңелемдә әле аның исән булуына ышаныч яшәде, – ди 28 яшендә тол калган хатын.
Гүзәл ире белән соңгы тапкыр 24 мартта сөйләшә. Рамил, сизенгәндәй, улы белән дә озаклап сөйләшеп ала. Шунда ул тормыш иптәшенә кич белән машинада чыгуын хәбәр итә. Рамил анда машина йөртүче булып хезмәт иткән була.
Аның машинасына дрон эләккән... Ул нәкъ менә шул Рамил утырган якка эләккән, ул аннан берничек тә чыга алмаган. Бу беренче очрак кына да булмаган икән. Бу хакта мин аның иптәшләреннән белдем. Берсендә ул сикереп котылып калган, икенчесендә үзе машинада булмаган. Рамил 3-4 тапкыр үлемнән калган. Монысында аның иптәше сикереп котылып калган, каты гына яраланган.
Алар сугыш бара торган җиргә барганнар. Алар анда ашарга алып барганнар, я егетләрне алмаштырганнар. Без аңа, акча җыеп, машина алган идек, – ди Гүзәл.
Рамил башта тынычрак зонада була. Соңгы тапкыр ялга кайтканнан соң, аларны башка җиргә күчерәләр. Рамил тормыш иптәшен, туганнары борчымас өчен, бер дә зарланмый. «Барысы да әйбәт», – дип кенә әйтә торган була.
«Балабызга ни дип әйтергә дә белмим»
2 яшьлек Илзат әле әтисе үлгәнен белми, аңламый.
Сорый инде, гел сорый әтисен. Аның видеоларын күрсәтәм дә, бераз тынычланып куя балам. «Ник шалтыратмый?» – дип сораганга. «Вакыты юк әлегә, эше күп», – диям инде, тагын нәрсә әйтә алам мин балага... Рамил беренче тапкыр киткәндә, балага әле 1 яшь тә тулмаган иде. Майда, әтисе кайтканда, Илзатка 1,5 яшь иде. Ул аны танымады башта. Гыйнварда өйдә булганда, «әти» дип, йөгереп барып муенына сарылды.
Ул бит баласын үскәнен дә күрә алмады. Бер туган көнендә булмады, тәпи киткәнен дә күрмәде... Шулай да ул бик яхшы әти булды. Илзат белән уйный, аны ашата иде, миңа да гел булышып торды.
Барыбызга да бик авыр инде. Әни (Рамилнең әнисе) үзе дә авырып тора иде. Әле менә күптән түгел генә сөйләшкәндә дә: «Кызым, Рамил ничек анда», – дип сорап куйды. Вакыт-вакыт онытылып китә шулай. Улының һәлак булуын белсә дә, бер мәлгә онытылып китә, – дип сөйли күз яшьләре аша Гүзәл.
Әле күптән түгел генә сөйгән ярын – баласының атасын җир куенына иңдергән Гүзәлне юатырлык сүзләр табу мөмкин түгел иде...
Рамил бик якты, уңган, кешелекле, эшчән, акыллы кеше иде. Ул шундый шаян, гел елмаеп тора иде... Шундый сөйкемле иде. Без бит аның белән чынлап торып бер генә тапкыр әрләшкән дә, аның миңа бер начар сүз дә әйткәне дә булмады. Якты, нурлы иде минем ирем... Без бер-беребезгә һәрвакыт «матурым» дип эндәшә идек, – дип өзгәләнә Гүзәл.
Тын алып, ире турында сөйләүне дәвам итте.
– Куллары алтын, бөтен эшнең рәтен белде, эшләде. Кулыннан килгәнчә һәммә кешегә булышып торды, берәүне дә кире бормады, – дип юксына ул ирен.
Гүзәл бүген ирен төштә күреп юаныч таба, төшкән керсен иде, дип тели.
Ул төшкә кергәч, бик рәхәт була. Көн дә йокларга ятканда, төшемә керсен иде, дип телим. Һәлак булуын белгәч тә, икенче көнне үк аны төшемдә күрдем. Ул анда нигә киткәнен аңлатып керде. Ул берни дә әйтми миңа, сөйләшми, беләсезме, әмма мин аны аңлыйм. Без сүзсез генә, карашлар белән генә аңлашабыз, – ди ул.
Рамил Тимуршинны 3 апрель көнне алып кайтып, Борындык авылында җирлиләр.
Гүзәл Тимуршина бүген әнисе янында – Пермь өлкәсе Барда районы Төнгүк авылында тора. Гүзәлнең әтисе, беренче көннәрдә үк контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә.
Рамил Тимуршин гаиләсенең, туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.