
Татарстанның халык артисткасы Алсу Әбелханова күптән түгел вафат булган җырчы Резидә Шәрәфиеваның туган ягына – Минзәлә районының Наратлы-Кичү авылына кайткан. Ул җырчының әнисе белән очрашкан, каберен зиярәт кылган.
Бу хакта артист үзенең социаль челтәрләрдә сөйләде.
Җомга көнне Резидә Шәрәфиеваның туган авылына кайтырга булдым. Аллаһы Тәгалә зиратка кереп, каберен күрергә насыйп итте. Резидәне озата да алмаган идем, бик күп гастрольләрдә йөрергә туры килде. Бушаган көнне җыенып, кечкенә улым белән барып килдек. Резидәнең әнисе дә өйдә булды, нигезенә дә кереп чыктык, сөйләштек, кылган догаларыбыз барып ирешсен.
Шундый Резидә кебек кешеләр дә киткәч, булган ниндидер өметләр дә өзелә кебек. Резидә кебек дөнья яратучан, якты, яшь, матур кешеләр киткәч. Шундый авыр – ашыгабыз, чабабыз, машина, фатир, алтын, акча, дибез. Резидә күпме ашыкты, күп җырлар яздырырга тырышты, гел каядыр омтылды, өй төзеде һәм ул өендә бер көн дә яши алмады, яшәп өлгерә алмады. Ничек тормышның ямен, тәмен белеп яшәргә? Күбрәк күрешергә, чакырган җиргә барырга, коллегаларың, дусларың белән очрашырга кирәк. Резидәнең урыны оҗмахта булсын, – ди җырчы.