Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Озаклап карыйсы килә»: Иркәнең «Бер түзәр әле җаным» җырына клибы чыкты

news_top_970_100
«Озаклап карыйсы килә»: Иркәнең «Бер түзәр әле җаным» җырына клибы чыкты
Фото: Иркәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Иркә Резедә Кадыйрованың «Бер түзәр әле җаным» җырын яңартып яздырган иде. Хәзер ул шушы җырга клип төшергән.

«Сезнең клиплар башка җырчыларныкыннан аерылып тора. Бик кызыклы, озаклап карыйсы килә. Иркә, рәхмәт! Күп еллар элек яратып тыңлаган җырга яңа гомер биргән өчен»;

«Ай-яй, нинди шәп, кызыклы килеп чыккан. Афәрин, булдырасыз! Алга таба да безне шундый матур клипларыгыз һәм җырларыгыз белән сөендереп торыгыз», – дип үсендергән җырчының иҗатын яратучылар һәм күпсанлы хуплаучы смайликлар тезгәннәр.

Җырның сүзләрен һәм көен Илдар Ногманов язган.

«Авторга, миңа кадәр бу җырны тамашачыга җиткергән Резедә апа Кадыйровага рәхмәт. Яңа сулыш биреп, сезгә тәкъдим итү теләген уңай кабул иткәнегез өчен, тамашачыма мең рәхмәт», – дип язган иде җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100