«Озакламый бөтенләй чишенеп төшәр, кая тәгәрибез!»: Гөлназ Асаеваны тәнкыйтьлиләр
Гөлназ Асаеваның Инстаграмга куйган фотолары ошап бетмәгән - фотографны да, җырчының үзен дә гаеплиләр.
Фикерләр "бик яхшы"дан башланып, "бик начар"га кадәр аралыкта.
"Бик матур".
"Күзләре сагышлы".
"Озакламый бөтенләй бернинди киемсез төшәр, кая барабыз?"
"Кызга ун яшь өстәгәннәр, күзе дә кылый кебек".
"Шушы яшьтә шундый штуккатурка, бер дә матур түгел".
"Искиткеч чибәр кызыкай, курчак кебек матур сандугач баласы".
"Косметика күп, 20 яшьтә тән болай да матур".
"Гөлназның чибәрлеген фотограф кына боза алмый".
"Гафу Гөлназ, фотолар коточкыч... 35 яшьлек кебек, күпме косметика, фотограф та тәҗрибәсез кебек".