Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әллә озакламый бетәме: Россия һәм Украина Африканың тынычлык миссиясен кабул итәргә әзер

news_top_970_100
Әллә озакламый бетәме: Россия һәм Украина Африканың тынычлык миссиясен кабул итәргә әзер
Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамапоса
AP Photo/ Manuel Balce Ceneta

Россия һәм Украина, конфликтны тыныч юл белән хәл итү максатыннан, Африка илләре делегациясен кабул итәргә ризалашты. Бу хакта Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамапоса Сингапур премьер-министры Ли Сянь Лунн белән сөйләшүләрдән соң белдерде. Бу хакта ТАСС яза. 

  • «Телеграм» каналлар моны «тынычлык урнаштыру буенча килешү турында сөйләшүләр башланмасмы» дип фаразлап яза.

«Россия президенты Владимир Путин һәм Украина президенты Владимир Зеленский Мәскәүдә һәм Киевта Африка дәүләтләренең кайбер башлыкларының миссиясен кабул итәргә ризалашты. БМО Генераль сәркатибенә [Антониу Гутерриш] һәм Африка берлеге җитәкчелегенә әлеге инициатива турында хәбәр ителде», – диде Рамапоса.

Рамапоса хәбәр иткәнчә, Украинадагы кризисны җайга салу инициативасы белән чыккан илләр төркеменә Мисыр, Замбия, Конго Республикасы, Сенегал, Уганда һәм Көньяк Африка Республикасы керә. Ул бу миссияне кайчан башкарырга җыенганын әйтмәде.

«Африка Украинадагы кризис өчен борчыла, ул Африка илләренә турыдан-туры тискәре йогынты ясый, чөнки азык-төлеккә һәм ягулыкка бәя арта. Африка илләре лидерлары Украинадагы кризисны хәл итүгә ярдәм итәчәк һәм аны алга таба үстерәчәк тынычлык инициативасын игълан итәргә кирәк дип саный», – диде ул.

Рамапоса 12 майда Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкәндә, аңа Африка лидерларының утны туктату турындагы тәкъдимен әйткән. Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге сөйләшүдән соң, Путин Рамапосаның Украина конфликтын җайга салу турында фикер алышуда Африка лидерларының катнашуы турындагы идеясен хуплаган.

SABC радиостанциясе хәбәр иткәнчә, узган шимбәдә Рамапоса һәм Зеленский телефоннан сөйләшкән.

  • Россия һәм Украина арасында тынычлык урнаштыру буенча сөйләшүләр 2022 елның мартында башта Белоруссиядә, аннары Төркиядә барды. Апрель аенда сөйләшүләр тукталды. 2022 елның октябрендә Зеленский Путин белән сөйләшүләрне туктату турында карарны имзалады. Турыдан-туры сөйләшүләр тукталды, шуңа да карамастан, аерым килешүләр, сөйләшүләр булып тора. Гыйнвар аенда Россия һәм Украинаның кеше хокуклары буенча вәкилләре сөйләште һәм хәрби булмаган кешеләрне, әсирләрне кайтару турында килештеләр. 
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100