Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Озакка сузылган ОРВИ һәм грипп эпидемиясе Татарстанда кайчанга кадәр хакимлек итәчәк?

Яз кояшы турырак карап, көннәр җылыта башласа да, халык яз килүенә әле сөенерлек хәлдә түгел. Чөнки март башында килгән вирус күпләрне аяктан екты. Бигрәк тә гаиләлеләр тилмерә. Чөнки вирус инфекциясе бер гаилә әгъзасыннан икенчесенә күчеп йөреп, авыру әледән-әле кабат әйләнеп кайта.

news_top_970_100
Озакка сузылган ОРВИ һәм грипп эпидемиясе Татарстанда кайчанга кадәр хакимлек итәчәк?

Инде халык ирексездән: “Узган ел кояш булмаганга, тоташ яңгырлар яуганга авырыйбыз” дип тә сөйләнә башлады. Бу чыннан да шулаймы? Гомумән, республикада ОРВИ һәм грипп белән авыручылар ни дәрәҗәдә күп? Бу хакта “Татар-информ”га республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенең 7 нче бүлек башлыгы Гүзәл Корбанова сөйләде.

– ОРВИ һәм грипп белән күпләп авыруга узган елгы яңгырлы җәй, кояшлы көннәрнең аз булуы гаепле түгел. Ел саен гыйнвар, февраль, март айлары ОРВИ һәм грипп авыруы артуы белән характерлы. Февраль һәм мартта, һәрвакыттагыча, грипп белән авыручылар саны арта. Мартның беренче яртысында ел саен авыручылар саны күп булып, икенче яртысында кими иде. Быел һава торышына бәйле рәвештә, яз озаклады, март ахырына кадәр көннәр салкынча, шул ук вакытта дымлы торды. Бу вирусларның артуына китерде. Вируслар дымлы һава торышын ярата һәм күпләп үрчи. Шуңа күрә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны артты. Бүгенге көнгә кадәр авыруларның артуы һәм чирнең кабат-кабат әйләнеп кайтуы күзәтелә. Башка елларга караганда авыруның озынлыгы сузылды.

Март уртасына кадәр суык торган булса, авырулар моның кадәр булмас иде. Бүген дә әле апрельгә хас җылылык юк. Шуңа күрә вируслы авырулар белән чирләүчеләр саны кимеми. Гадәттәгечә, март ахыры-апрель башында В гриппы баш күтәрә. Бу - узган еллардан берни белән дә аерылмый.

Гүзәл Корбанова сүзләренчә, Татарстанда авыручылар бик күп.

- Гадәттә, гаиләләр белән авырыйлар. Вирус инфекциясе контагиоз, бер гаилә әгъзасыннан икенчесенә күчә. Бер баладан - икенчесенә, өлкәннәрдән - балаларга. Авыруны бигрәк тә 3 яшькәчә балалар авыр кичерә. Бүгенге көндә сезонлы грипп белән авыручылар арасында А гриппы белән дә, В гриппы белән дә авыручылар күп. АH1N1 белән теркәлүчеләр бер-ике генә. Әмма гриппка каршы вакцина ясалган кешеләр чиргә бирешми. Ил буенча грипп һәм аның катлаулылыкларыннан үлгән кешеләр дә гриппка каршы вакцина ясатмаган булган.

ОРВИ һәм грипп белән авыручылар Казанда да бихисап. Бүген ОРВИ йоктыручыларны Казанның берничә хастаханәсе кабул итә. Бу республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе, Җиңү проспектында урнашкан база клиникасы һәм Окольная урамындагы балалар йогышлы авырулар клиникасы. Шулай ук авыру балаларны 7 балалар хастаханәсе, Сафиуллин урамындагы ДРКБның 3 корпусы кабул итә. Өлкәннәр Җиңү проспекты 83 адресы буенча йогышлы авырулар һәм 11 нче шәһәр хастаханәсенә мөрәҗәгать итә ала.

Тик хастаханәләрдә ятаклар буш түгел, авыру очраклары әлегә күп, – диде инфекционист.

Аның сүзләренчә, Татарстанда грип һәм ОРВИдан үлүчеләр юк.

Профилактика чаралары буларак, табиб специфик һәм специфик булмаган юлларны тәкъдим итә. Беренчесе – вакцина. Ул грипп вирусына каршы тору үзлегенә ия. Вакцина ясалган кеше авырган очракта да, авыру җиңелчә формада уза. Икенчесе – гигиена, туклану, көн тәртибе режимнарын саклау. Грипп эпидемиясе вакытында кеше күп җыела торган ябык урыннарга бармаска кирәк. Кулларны ешрак юарга, бүлмәне дымлы чүпрәк белән сөртергә, күбрәк җилләтергә кирәк, аксым, май, уголевод һәм витаминарга бай ризыклар ашагыз. Эпидемия чорында диеталарга утырырга кирәкми. Әгәр гаиләнең бер әгъзасы авырый икән, ул аерым бүлмәдә ятарга тиеш. Аны еш җилләтергә кирәк. Шулай ук савыт-саба, сөлге, аяк киеме дә аерым булырга тиеш. Сәламәт гаилә әгъзалары белән контактка еш кермәскә тырышыгыз. Авырган кешегә эшкә йөрмәскә киңәш итәм. Бу – аның үзенә дә файдага түгел, хезмәттәшләренә дә.

P.S. Гүзәл Корбанова сүзләренчә, атна ахырына булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны кими башлаган. Узган атнада Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә 12 кешегә грипп диагнозы куелса, бу атнада 6-7 генә очрак теркәлгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100