Балаларның 1 процентында онкология авырулары табыла. Еш кына бу – «лейкоз» була (кан рагының бер төре). Икенче урында – үзәк нерв системасы яман шеше. Шулай ук йомшак тукымалар саркомы да очрый (еш кына мондый шешләр аяк-кулларны зарарлый). Бу хакта медицина фәннәре докторы, Россия балалар клиник хастаханәсенең сөяк мие трансплантациясе бүлеге мөдире, РФ атказанган табибы Елена Скоробогатовага сылтама белән «Комсомольская правда» сайты яза.
Балалардагы рак төрләре арасыннан хәзер иң яхшы дәвалана торганы «Ходжкин лимфомасы» – бу авырудан исән калу шансы 97%. Ә бала вакытта ачыкланган калкансыман биз яман шеше 100% очракта диярлек дәвалана, ә бу төр яман шеш булган олы кешеләрнең дәваланып бетү шансы алай ук зур түгел, дигән табиб. Үзәк нерв системасы яман шешләре, шул исәптән, баш мие рагын балаларда 70 процент очракта җиңеп була. Бу да 18 яшьтән өлкәнрәк пациентлар белән чагыштырганда уңышлырак. Балаларда йомшак тукымалар саркомы булганда да, дәваланып бетү күрсәткечләре якынча 70%.
«Шулай да олы кешеләр һәм балалар яман шеше арасында принципиаль аерма бар. Балигъ булган пациентлар арасында ракның бөтенләй башка төрләре беренче урында тора, мәсәлән: үпкә, сөт бизләре, ашказаны, эчәклек яман шешләре, меланома. Бала вакытта мондый төр раклар очрамый диярлек. Алай гына да түгел, яман шешенең бер үк төрләре (аерым алганда, кан рагы, үзәк нерв системасы рагы төрләре) олыларда һәм балаларда төрлечә дәвалана», – дип сөйләгән Россия балалар клиник хастаханәсе онкологы Александра Наумова.
«Балаларда «яман шеш битлеге» дигән төшенчә бар. Әйтик, балаларда яман шеш башлангыч стадияләрдә кискен респиратор инфекция яки хроник инфекция процессы, ашказаны-эчәклек тракты, бөерләр яки неврология авырулары булып «кыланырга» мөмкин. Мәсәлән, баш мие шеше булганда, балаларның иртән башы авырта, һәм бу авырту көчәя, аннан соң күңел болганырга, костырырга мөмкин. Алга таба исә күз күреме начарлана, күз кылыйлана, йөреш үзгәрә», – дип кисәтте табиб.
Тик паникага бирелергә кирәкми, әмма үз вакытында тикшерү узар һәм рак мөмкинлеген юкка чыгару өчен, баланың хәлендә үзгәрешләргә бик игътибарлы булырга кирәк, дип киңәш итә табиблар.
Табиблар фикеренчә, борчулы симптомнар, ягъни «кызыл флаглар» булып түбәндәге билгеләр санала:
- Бала хәлсез, көчсез була, физик йөкләнештән качарга тырыша;
- Аппетиты бетә яки элек яратып ашаган ризыкларыннан баш тарта башлый;
- Авырлыгы кими;
- Муенында, култык астында лимфа төеннәре зурая, һәм бу берничә атна дәвамында саклана;
- Тире катламы үзгәрә – тире төсе саргая, яки бик аксыл яки зәңгәрсу төскә керә;
- Озакка сузылган бизгәк. Әгәр 2-3 атна дәвамында бернинди сәбәпсез (салкын тимәгән, инфекция юк) баланың тән температурасы 37,3 – 37,5 градус чамасы тора икән, һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бернинди сәбәпсез бизгәктән интеккән балаларның 5-17 процентында онкология авырулары була.
- Тәннең теләсә кайсы өлешендә тыгызлану, төерләр, шеш кебек әйберләр барлыкка килү. Хәтта ул бик кечкенә, 2-3 см чамасы гына булса да, үзеннән-үзе юкка чыгар, дип өметләнергә кирәкми – кичекмәстән табибка барырга, тикшеренергә, җитди куркыныч булу-булмавын ачыкларга кирәк.