Озак йоклау инсульт китереп чыгарамы?
Кытай галимнәре көндезге йокының кеше өчен куркыныч булуын ачыклаган.

Төнлә тугыз сәгатьтән артык һәм көндез йоклаган кешеләрдә инсульт куркынычы арта. Бу хакта Ухан Фән һәм технология университеты галимнәренә сылтама белән ToDay News Ufa сайты хәбәр итә.
Тикшеренүдә 30 меңнән артык кеше катнашкан, аларны җиде ел дәвамында күзәткәннәр.
Көн саен тәүлегенә тугыз сәгатьтән артык йоклаган кешеләрдә инсульт очраклары 23 процентка күбрәк булган. Ә көндез йоклаган кешеләрдә инсульт 85 процентка ешрак булган. Галимнәр көндезге йокының куркынычы турында кисәтә.