Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Озак яшәр өчен ничек тукланырга?

Табиб рационга кальций һәм магний өстәргә киңәш итә.

news_top_970_100
Озак яшәр өчен ничек тукланырга?
Салават Камалетдинов

Регенаритив медицина өлкәсендә эксперт, табиб Әмир Кхан берничә кагыйдәне үтәүнең гомерне озынайтуын әйткән. Бу турыда Express басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Әмир Кхан сүзләренчә, беренче чиратта ит һәм балык күләменә игътибар итәргә кирәк. Белгеч фермер хуҗалыгы продуктларын кулланырга киңәш итә. Аларга консервантлар һәм башка зарарлы матдәләр кушылмавын искәртә ул.

Икенчедән, гликемия индексы югары булган ризыклардан баш тартырга, алар урынына кайсыбер ярмаларда, җиләк-җимештә, яшелчәләрдә була торган катлаулы углеводларны ашарга кирәк.

Килокалорияләрнең гомуми санын киметеп тә гомерне озайтырга була, ди Кхан.

Табиб рационга кальций һәм магний өстәргә киңәш итә. «Кальций яман шештән, шикәр авыруыннан, йөрәк авыруларыннан саклый, кан басымын төшерә. Магний исә кальцийны үзләштерү өчен кирәк», — ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100