news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Озак вакыт хәбәргә чыкмаган көрәшче Сергей Павлик махсус хәрби операциядән кайткан

Көрәшче Сергей Павлик махсус хәрби операциядән кайтканнан соң хәбәргә чыкты.

news_top
Озак вакыт хәбәргә чыкмаган көрәшче Сергей Павлик махсус хәрби операциядән кайткан
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән танылган көрәшче, авыр үлчәмдә көрәш буенча күп тапкыр дөнья чемпионы Сергей Павлик, 7 ай хәбәрсез булганнан соң, ниһаять, элемтәгә чыкты һәм спортка кире кайтырга ниятләвен белдерде. Бу хакта федерациянең матбугат хезмәте яза.

Сергей Павлик озак вакытлар элемтәгә чыкмагач, көрәш җанатарлары арасында, ул һәлак булган, дигән хәбәрләр дә таралган иде. Спортчы исән-сау, хәзерге вакытта ул Калуга өлкәсендә ялда. Россия Көрәш федерациясе вәкилләре аның белән элемтәгә кергән.

Көрәшче кичерешләре һәм планнары белән уртаклашкан.

Мин көрәшергә телим, 1 ел шөгыльләнмәсәм дә, үземне яхшы хис итәм. Минем хәтта шундый теләгем бар – Россия Кубогында көрәшеп карарга телим. Карарбыз, көрәш ничек барыр, – дип белдергән ул.

Спорт сөючеләр легендар көрәшчене 5-7 декабрьдә Казанда узачак көрәш буенча Россия Кубогында күрергә өметләнә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар