«Озак сайланып йөрүнең нәтиҗәсе» — Илназ Гарипов пар тапкан
Җырчы бу хакта инстаграмда үз сәхифәсендә хәбәр итә.
Җырчы Илназ Гарипов һәм тамада Ренат Галиәскәр Кыш бабай һәм Кар кызы белән төшкән фото куйган. «Өйләнәбез. Парлар таптык, Ренат, бәхетле бул», — дип язып та куйган.
Инстачылар бу шаяруны аңлап та бетермәгән. «Сезнең туйда Кыш бабай белән Кар кызы нишлиячәк инде?» - дип язучыга икенчесе: «Мин аларны берсе Кыш бабайга, икенчесе Кар кызына өйләнә дип уйладым», - дип җавап язган. Ә беренчесе ышанасы килмичә: «Кызганыч, алай түгелдер инде», - дип аптыраган.
«Кар кызы да егет бит», — дип Ренат Галиәскәр тагын да аптырашта калдырган.
«Ренатка бигрәк матуры эләккән», - дип язган инстачыга: «Үзе сайлады», - дигән Илназ Гарипов.
Бу хәбәргә һәм комментарийларга егетләрнең виртуаль дусты нокта куйган: «Озак сайланып йөрүнең нәтиҗәсе булган бу».