Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Озак көткән газиз улымны бер сөя дә алмадым»: хәрби операциядә һәлак Рөстәм бәете

news_top_970_100
«Озак көткән газиз улымны бер сөя дә алмадым»: хәрби операциядә һәлак Рөстәм бәете

Җырчы Сиринә Зәйнетдинованың сеңлесенең ире махсус операциядә һәлак булуын хәбәр иткән идек. Рөстәм белән иртәгә аның туган авылы Балтач районы Көшкетбаш авылында хушлашачаклар.

Рөстәмгә багышлап, аны бик якын икән апасы Лилия Нәкыйпова бәет чыгарган. Үзәк өзгеч әлеге бәетне Сиринә Зәйнетдинова сторисларына куйды. Анда Рөстәмнең барлык тормышы, хис-кичерешләре бәян ителә.

Рөстәм бәете

Мобилизацияләнеп, махсус операциядә батырларча һәлак булган

Нәкыйпов Рөстәм Габделфәрт улына багышлана.

Июньнең уналтысында

Үтте Корбан гаете.

Мин язамын, сез укыгыз

Рөстәм энем бәетен.

Сиксән бишнең февралендә

Мин дөньяга туганмын.

Әти-әниемә газиз,

Тәүге бала булганмын.

Мин тугачтын, акушерлар:

«Батыр туды», – дигәннәр.

«Уллы булдың», – дип әнигә,

Биләүләргә төргәннәр.

Ана күңеле сизгер була,

Әни борчылып куйган.

«Улым үскәнче, Әфган сугышы

Бетәрме икән?» – дигән.

Әфган түгел, башка җирдә

Көткән икән сугышлар.

Яу кырында өзеләсе

Булган икән сулышлар.

Якыннарым, еламагыз,

Елау елауга китә.

Минем рухым сездән хәзер

Тик дога өмет итә.

Озак көткән газиз улым,

Бер сөя дә алмадым.

Харьков тирәләрендә

Чыкты минем җаннарым.

Рәнҗемәгез инде миңа,

Сезгә кайгы китердем.

Гәүдәмне тапмадылар шул,

Бигрәк озак көттердем.

Исән кайтыр, диеп һаман

Җылы хәбәр көттегез.

Рөстәм бөркет үлмәс, диеп

Көн дә өмет иттегез.

Сау бул инде, хуш бәхил бул,

Гөлинәм минем, җаным.

Сиңа истәлеккә кала,

Дәвамчым – Сөләйманым.

Гел сиңа «җаным» дип дәштем,

Сөеп туя алмадым.

Соңгы сулышларымда

Хәбәрләр дә салмадым.

Әти-әни, рәнҗемәгез,

Сезне салдым сагышка.

Энеләрем, әниемне

Рәнҗетмәгез ялгыш та.

Кышкы салкын-суык көндә

Штурмга керттеләр.

Дошман булды бигрәк явыз,

Снарядлар теттеләр.

Әти-әни, сезгә хәсрәт

Китердем, кичерегез.

Җомга көннәрендә улыма

Сәдака күчерегез.

Энеләрем, сезгә әйтәм,

Әти-әнине саклагыз.

Җаныкаем һәм улымны

Усаллардан яклагыз.

Күзләрегез яшькә тулар

Мине искә алганда.

Рухыма дога кылыгыз,

Җомгаларга барганда.

Сеңелләрем, якыннарым,

Артыгын еламагыз.

Язгы суда озак яттым,

Тагын суга салмагыз.

Сездән тамган күз яшьләре

Туфрагымны чылатыр.

Коры җирдә ятасым килә,

Гәүдәм суларда ятар.

Каберемә килгән чакта

Куярсыз кыр чәчәге.

Минеке сыман булмасын

Улымның киләчәге.

Сабакташлар, рәхмәт сезгә,

Белдегез гел хәлемне.

Бик үк ташлап бетермәгез

Гөлинәм-бәгыремне.

Руслан энем, минем хакка

Бик күп көчеңне түктең.

Рәхмәт әйтеп саубуллашам,

Нишләтим, гомер бетте.

Туган җиргә сөенеп кайтам,

Зурлап каршы алыгыз.

Энеләрем, туфракны сез

Иң беренче салыгыз.

Газиз әткәм, ярый әле,

Хаҗ сәфәренә бардың.

Минем табылуымны син

Аллаһтан сорап алдың.

Фотоларым калды сезгә

Сагынганда карарсыз.

Кайчан төшкән сурәт икәнен

Артларына язарсыз.

Тәмам итәм бәетемне,

Мин китәм, сез каласыз.

Иртән торып чәйләр эчкәч,

Зиратларга карарсыз.

1.07.2024.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100