Гел исерек әти-әнисеннән, үз өеннән, мәңге бетми торган моңсулыктан һәм көчсезлектән качасы, кая да булса китәсе килә иде аның. Кызны мәрхәмәтле күршеләре ашатып торды Ә әти-әнисенең кәеф-сафа коруы гаугага, кычкырыш-талашка әйләнсә, Айзилә күршеләрендә кунарга ук кала иде.
Бу аның тормышындагы иң рәхәт төннәр иде. Аны тәмле ашаталар, соңыннан чип-чиста, йомшак, җылы урында изрәп йокыга тала кыз. Нәкъ әкияттәге кебек.
Әмма таң атуга бу тылсым эреп юкка чыга иде. Иртә таңнан махмырдан интеккән әтисе яки әнисе аны алырга килә һәм кыз кабат үз өенә кайтырга мәҗбүр була.
Күпчелек исерекләр кебек аның әти-әнисе дә озак яшәмәде. Берсендә эчеп сугышканннан соң әтисе вафат булды, ә спиртлы эчемлекләр эчүен бик теләп дәвам иткән әнисе өенә кайтып җитә алмады, юлда үлеп калган...
Ул вакытта Айзиләгә 14 яшь тулган иде һәм аның мәрхәмәтле күршеләре кызны балалар йортына алып китмәүләрен сорап, опека органнарына күмәк хат язды. Алар кызны кайгыртып торырга, аны карарга вәгъдә иттеләр. Ни гаҗәп, дәүләт органнары бу гозергә нишләптер каршы килмәде һәм кызга яхшы кешеләр күзәтүендә фатирында калырга рөхсәт иттеләр.
Ләкин Айзиләне контрольдә тотарга кирәкми иде. Мондый әти-әни белән Айзилә күптән үз-үзен кайгыртырга, үзен карарга өйрәнеп беткән инде. Аңа дәүләт биреп барган пособие кирәк-яракларны алырга җитеп бара. Кыз мәктәпкә дә бик теләп йөрде, яратып укыды, хәтта дәресләр беткәч тә өенә кайтасы килми иде аның. Бу гадәте аның әти-әнисе исән чакта ук бар иде әле. Шау-шулы табынга, исерекләр тулы өенә бер дә кайтасы килеп тормый шул.
Ул мәктәпне өчлеләрсез укып бетерде, аттестатында гел яхшы билгеләр иде. Ул институтка керү турында уйлана иде. Әмма нинди белгечлек буенча керергә икәнен генә әле аермачык белми. Аның бигрәк тә медицина институтына керәсе килә – Айзиләнең хыялы балалар табибы булу.
Ниһаять, борчу-мәшәкатьле имтиханнар чоры артта калды, Айзиләгә аттестат тапшырдылар. Ул аттестат тапшыру тантанасына килде, әмма кичке бәйрәмгә калмады. Классташ кызлары матур-матур күлмәкләрдән купшыланып йөргәндә, үзенең бер күлмәге дә булмауга уңайсызлана иде кыз.
Айзилә укытучылары, классташлары белән җылы гына саубуллашты. Өенә кайтышлый ашыкмый гына парк буйлап атлады. Кыз күмәч һәм туңдырма алды, буадагы үрдәкләрне ашатырга теләп, эскәмиягә килеп утырды.
Уңайлап кына эскәмиягә утырган иде, ниндидер таныш булмаган кеше кыз янына утырырга рөхсәт сорады. Айзилә борылып караган иде, янында торган яшь егетне күрде. Ә егет бантиклар таккан чибәр кызга сокланып карап тора иде. Әлеге таныш булмаган егет Айзиләдә дә соклану хисләре уятты: өрлектәй гәүдәле, озын буйлы, матур егет иде ул.
Айзилә кыюсыз гына ризалашты да, егеткә үз янына утырырга рөхсәт итте.
Егет күмәч алырга онытуын әйтте, ә Айзилә кулындагы батонның яртысын сындырып егеткә бирде. Егет үзен Нияз дип таныштырды һәм кыздан нинди бәйрәм уңаеннан толымына бантиклар тагуы белән кызыксынды. Ә Айзиләнең мәктәптә чыгарылыш кичәсе булуын белгәч гаҗәпләнде – хәзер бу матур кыз классташлары белән бергә күңел ачарга тиеш түгелмени?
Нияз кешене тыңлый белә иде һәм Айзилә белән шундый ихлас кызыксынды ул, кыз тормышы турында сөйләп биргәнен үзе дә сизми калды. Ахырда кыз күз яшьләрен көчкә тыеп тора иде. Юкка болай күңелен бушатып ташлады бугай – аның тормышы кемгә кызык инде.
Әмма Нияз аңа «син»гә күчәргә тәкъдим итте, ә соңыннан бөтенләй көтмәгәндә бер укучы өчен чын чыгарылыш кичәсе ясарга тәкъдим итте. Егет кызны машинасына чакырды. Айзилә бер дә шикләнеп тормады, алдагы утыргычка кереп утырды.
Алар зур сәүдә үзәге янына килеп туктады, Нияз бераз көтеп торырга кушып, шунда кереп китте. Озак тормады егет, тау кадәр әйбер төялгән арбаны этеп килеп чыкты ул.
Машина кузгалып китте, озак та үтмәде, яшьләр зур булмаган дача бистәсенә килеп туктады. Нишләптер Айзиләгә бу егет янында әйтеп бетергесез рәхәт, тыныч иде. Гәрчә таныш булмаган кешеләргә ышанырга, бигрәк тә машиналарына утырып йөрергә ярамаганын белә, күңелләрендә нинди ният булуын белсә бер Алла гына беләдер. Шулай да кыз нишләптер Ниязга ышанды.
Алар ике катлы зур йорт янында туктады һәм Нияз кызны шунда чакырды. Бакчасы искиткеч иде, алар шундагы чатырда гына бәйрәм итәргә булды. Егет мангал яндырып җибәрде, пакеттан азык-төлекне, башка әйберләрне бушата башлады. Андагы әйбер: җиләк-җимешләр, әллә нинди десертлар! Айзиләнең моның кадәр тәм-томны гомерендә дә күргәне юк иде.
Яшьләр вакытны күңелле уздырды, көлештеләр, сөйләштеләр, алар бер-берсеннән бик канәгать иде. Айзилә үзен бик бәхетле тойды. Алар таңга кадәр утырды, ә соңыннан Нияз кызны өенә кайтарып куйды. Хушлашканда Нияз Айзиләнең бит очын үбеп алды, ә Айзилә аңа шундый матур, күңелле кич өчен рәхмәт әйтте.
Шул көннән башлап егет белән кыз һәр көн очраша башлады. Айзилә бу яңа хисләрдән ләззәтләнә иде. Озакламый Нияз Айзиләне үзләренә кунакка, әнисе белән таныштырырга чакырды. Кыз бик дулкынланды, борчылды, әмма Нияз көлде генә.
Кичен Айзилә яраткан кешесенең йорт бусагасыннан кыюсыз гына атлап керде. Нияз аны әнисе Рәсимә белән таныштырды. Ханым кызны җентекләп күздән уздырды һәм өйгә чакырды.
Мул корылган табын янында Ниязның әнисе кыздан бик төпченеп әти-әнисе, тормышы, планнары турында сорашты. Шул вакыт көтмәгәндә Нияз барысына да шампан шәрабе салды, әмма тост әйтәсе урынга, Айзиләгә йөзек салынган кечкенә бәрхет тартмачык сузды һәм тәкъдим ясады. Нияз өчен әнисе һәм Айзилә бу дөньядагы иң кадерле, якын кешеләр иде, шуңа күрә ул бу сүзләрне дә аларның икесе янында әйтте.
Айзилә бик бәхетле иде, әмма дулкынлануы да көчле, оялып кына «Мин риза!» диде. Ә менә Рәсимә ханымның канәгатьсезлеге йөзенә чыккан иде...
Озакламый яшьләр өйләнеште, зурдан купмый гына, артык күп кеше чакырмый гына туйны кафеда уздырдылар. Туйдан соң алар Ниязның фатирында яши башлады.
Яшь хатынга очрашырга туры килгән бердәнбер проблема – кайнанасының гел аны гаепләп, битәрләп торуы иде. Нияз артыннан ишек ябылуга ук, Рәсимә ханым бәйләнерлек сәбәпләрне шундук таба иде. Ватылган тәлинкә, дөрес үтүкләнмәгән чалбар өчен дә Рәсимә киленен булдыксыз, ялкау дип битәрли иде.
Айзилә каршы сүз әйтмәде, түзде, иренә дә зарланырга кыймады. Хәер, Нияз аңа ышанмас та иде, чөнки улы янында Рәсимә килененә «кызым, «балам» дип кенә тора. Ә яңа көн тугач барысы да яңа баштан башлана.
Берсендә Рәсимә ханым Айзиләнең ихлас, эчкерсез мәхәббәтенә ышанмавын әйтте. Әти-әнисе турында да әйтеп алды, имеш, аларның кем булуын ачыклаган, Ниязны алдап кияүгә чыкканын әйтте.
Айзилә елап үз бүлмәсенә кереп китте. Кич Нияз Айзилә янына килеп утырды да, нәрсә булуы белән кызыксынды. Әмма кыз аңа булган хәлләрне сөйләмәде. Хатынының бу борчулары әле күптән түгел генә өйләнешүләренә карамастан, үзенең гел эштә булуы белән бәйледер дип юрады Нияз. Димәк, туй сәяхәтенә барырга кирәк.
Ул хатыныннан кая барасы килгәнен сорады. Озакка сузмый гына сәяхәт белән бәйле бөтен мәсьәләләрне хәл итте. Ике көннән алар диңгезгә китте.
Ләкин бәхетле мизгелләр озакка бармады. Бер атнадан соң Айзиләне машина бәреп китте. Ялдан кайтуга ук Нияз хатынын кыйммәтле клиникага алып китте. Кызның умырткасы имгәнгән һәм аяклары бөтенләй хәрәкәтләнми иде. Аңа берничә операция ясадылар, әмма берни дә ярдәм итмәде. Табиблар аны Германиягә реабилитациягә алып барырга киңәш итте.
Нияз хатынын аякка бастырырга, чит илгә реабилитациягә алып барырга акча эшләү өчен кулыннан килгәннең барын да эшләргә вәгъдә итте. Ул төн җиткәндә генә кайта башлады, арып-талып шундук йокларга ята иде. Айзилә ирен дә, үзен дә жәлләде. Әмма чын мәхшәр көндез башлана иде. Кайнанасы килененең канын эчте, улының тормышын бозуда гаепләде. Янәсе, хәзер егетнең балалары да, бәхете дә булмаячак, ә гәрип-гораба хатынын ташлап китәргә аңа намусы кушмый...
Айзилә кайнанасыннан хәтта су да сорамады, аның бу сүзләрне кабат ишетәсе килми иде. Берни дәшмәде һәм түзде, сабыр итте.
Берсендә Нияз өйгә иртәрәк кайтты һәм әнисенең Айзиләгә кычкырганын ишетте. Ул Айзилә яткан бүлмәгә очып диярлек керде, хатынын назлы итеп битеннән үбеп алды да, әнисен җилтерәтеп диярлек алып чыгып китте. Улының җен ачу чыкканын күреп, Рәсимә хәтта куркып калды.
Әнисе башта акланырга тырышты, имеш, улы өчен шулай яхшырак. Әлбәттә, Рәсимә Айзиләнең ни сәбәпле аяксыз калуын белми иде. Бу турыда улы сөйләде аңа. Бактың исә, ир белән хатын шәһәрдә йөргәндә Нияз хатынына чәчәк алырга теләп, кибеткә кереп киткән. Кибеттән чыккан Нияз үзе өстенә ыжгырып килгән машинаны күргәч, ул каушаудан берни эшли алмыйча катып калган. Ләкин әче тавыш белән кычкырып аңа хатыны ташланган һәм бер сикерүдә Ниязны юлдан этеп җибәргән...
Икенче көнне Нияз командировкага китәргә тиеш иде һәм әнисен дә үзе белән алып китәргә теләде, ә хатынын карарга сиделка ялларга булды. Әмма әнисе үзе үк китәргә теләвен әйтте.
Айзилә үзен караячак сиделка белән танышты, әзрәк тынычлана төште һәм, ниһаять, ял итә алды. Әмма инде ике көн узуга фатирга кайнанасы килеп керде. Үзе генә түгел, носилка тоткан санитарлар белән иде...
Көчсез, ярдәмчесез калган Айзилә караватына сеңде. Юк, юк, приютка гына түгел, зинһар! Әмма Рәсимә киленен Мәскәүгә бик данлыклы бер немец профессоры консультациягә алып барачагын әйтте. Аларның нибары бер көн вакытлары бар икән. Айзилә кайнанасыннан моны бөтенләй көтмәгән иде...
Инде самолетка утыргач кына Айзилә кайнанасыннан каян шулкадәр акча табуын сорады. Рәсимә йортын саткан икән. Ә соңыннан усал кайнана үз гаебен танып, килененнән гафу үтенде.
Нияз командировкадан буш фатирга кайтып кергәч, башта берни аңламады. Аннан сиделкага шалтыратып белеште. Нәрсәләр булганын белгәч, әнисенә шалтыратты һәм аларны каршы алырга аэропортка китте. Аэропорттан чыгу ишегендә әнисе, ә аның иңсәсенә таянып хатыны Айзилә басып тора иде.