Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Озак гомер иткән парларга 1 июльдән акча бирергә тәкъдим итәләр: 20 ел яшәүчеләргә дә бар

news_top_970_100
Озак гомер иткән парларга 1 июльдән акча бирергә тәкъдим итәләр: 20 ел яшәүчеләргә дә бар
Фото: Егор Никитин

Дәүләт Думасында озак гомер иткән парларга 1 тапкыр бирелә торган премия түләү турында закон проекты тәкъдим ителде, дип яза «Российская газета».

Закон проекты авторы – Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов.

Нилов, традицион гаиләне саклау кирәк, дип белдергән, шуңа да озак бергә яшәүче парларга премия бирергә кирәк, дигән фикердә. Шул ук вакытта 19 төбәктә, кайбер шәһәрләрдә озак бергә гомер иткән парларга акча бирелә икән. Әмма премия башлыча 50 ел һәм аннан да озаграк бергә яшәүчеләргә каралган. Мәсәлән, Санкт-Петербургта бу премия 50 мең сум тәшкил итә. Нилов, премияне 20 ел бергә яшәүчеләргә дә бирергә, дигән фикердә.

Шундый суммалар тәкъдим ителә:

20 000 сум - 20 ел яшәгән парларга

25 000 сум - 25 ел яшәгән парларга

30 000 сум - 30 ел яшәгән парларга

35 000 сум - 35 ел яшәгән парларга

40 000 сум - 40 ел яшәгән парларга

45 000 сум - 45 ел яшәгән парларга

50 000 сум – 50 ел яшәгән парларга

55 000 сум - 55 ел яшәгән парларга

60 000 сум - 60 ел яшәгән парларга

65 000 сум - 65 ел яшәгән парларга

70 000 сум - 70 ел яшәгән парларга.

Закон проекты нигезендә, бу премияләрне, инфляция күләменә карап, ел саен индексацияләү, ә салкын төбәкләрдә яшәүчеләргә шундагы коэффициентларны кушу планлаштырылган.

Закон проектын 1 июльдән кабул итү каралган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100