Озак еллардан соң ачыкланган изге гамәл
Бу хикәяне Актаныштан Рафил абый сөйләде. Дөнья түгәрәк икәненә ул чын күңеленнән ышана.
Изге гамәл кайчан да булса барыбер билгеле була. 1 елдан соңмы ул, 10 елданмы.
1986 елда институтка кергәч, броньне бетерделәр дә мине армиягә алып киттеләр. 2 ел хезмәт итеп кайткач, укуны дәвам иттем.
Казанда торыр җир юк инде, иптәшләр белән тулай торакта ятабыз. Егетләр төрле районнардан килгән иде: Минзәлә, Әлмәт, Азнакай. Мине Актаныштан икәнне белгәч, «тукта, монда тагын бер егет бар бит сезнең районнан» дип, бер егет белән таныштырдылар. Булат исемле булып чыкты.
Сөйләшә торгач, бер мәктәптә укыганыбызны белдек. Сыйныф ишекләре янәшә булган, ә бер-беребезне белмәгәнбез. Ул да тыныч кына «өчле» капчыгы, мин дә. Кыскасы, соры тычканнар.
Булат миннән 2 яшькә бәләкәйрәк. Мәктәптә танышмаган булсак, уку йортында булса да бер-беребезне белергә язган икән. Әйбәт егет булып чыкты. Русча әйткәндә «толковый».
Бер көне егетләр белән җыелыштык. Дөнья хәлләре турында сөйләшә торгач, әллә нинди темаларга барып җиттек. Ахыр чиктә, кем кая кайчан батканы турында сөйләшүдә тукталдык.
Мин үзем бату турында сөйләмәдем, чөнки, Аллага шөкер, мине андый бәла уратып узды. Теманы, бик теләп, Булат күтәреп алды.
Мин, Актанышның дамбасында ремонт беткәч, су коенырга төшкән идем. Үзем белән энемне Алмазны да иярттем.
Бала-чагалар күп керә иде шул анда, – дип кушылдым.
Әйе. Менә шунда Алмаз бер мәлне төшеп китте дә бата башлады. Мин коткарырга кулны сузган идем, үзем дә төшеп китеп, тыпырчынырга тотындым. Үзем батканымны сизәм.
Туктап тор әле, – дип бүлдердем мин. – Хәзер син батасың, ул бата. Каршы килмәсәң, алга таба үзем сөйлим хәзер. Аннары бер малай килде дә, сезгә җиңел машина камерасын бирде дә, сезне сөйрәп чыгарды, әйеме?
Каян белдең син моны? – дип гаҗәпләнде Булат, – Моны берәү дә белми иде бит.
Ничек белми инде? Тартып чыгаручы – мин идем бит!
Ничек дәлилли аласың?
Мин су коенучылар арасында кемнәр бар икәнен санап киттем. Булат, ризалашып, башын селкеде.
Ул малай сезне тартып чыгарды да китеп барды, шулаймы? – дим.
Әйе шул. Без аның кем икәнен дә белми калдык.
Мин анда сезне тартып чыгардым да, тиз генә су коенып алдым да, велосипедка утырып кайтып киттем.
Безнең ни дәрәҗәдә гаҗәпләнгәнебезне сөйләп тору кирәкмәстер. Ул вакытта мин 7нче сыйныфта укый идем. 1982 елда коткарган булсам, мин кемнәрне коткарганымны 1990 елда гына белдем. 8 елдан соң Казан безне очраштырды.
Бүгенгесе көндә аның барлык туганнары миңа рәхмәт әйтте. Кылган гамәлем барыбер эзсез узмады. Менә тормыш ничек итә! Дөнья түгәрәк бит ул!
Бүгенгесе көндә безнең гаиләләр аралашып яши. Бер-беребезгә кунакка йөрибез. Чын дусларга әйләндек.