Питрәч районының Ф.Ә. Сафин исемендәге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбендә озак еллар директор булып эшләгән, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Минзифа Хәсәнова вафат булган. Бу турыда «Мәгариф» журналы хәбәр итте.
Ул ярты гасырга якын гомерен мәгарифкә багышлады. Яшь буынга татар теле һәм әдәбиятын укытты. Минзифа Хәсәнова җитәкләгән чорда Шәле мәктәбе үзенең күпьеллык традицияләрен саклап, мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә үзенең абруен ныгыта. Мәктәпнең тарихы да бай: аның тамырлары XVIII гасыр ахырына барып тоташа, ә 1917 елда мәдрәсә башлангыч мәктәпкә әверелә. 2017 елда белем йорты үзенең 100 еллыгын билгеләп үтте.
Минзифа Хәсәнова татар теле һәм әдәбиятын укытуга аерым игътибар бирде, яшь буынга милли телне, әдәбиятны һәм мәдәни мирасны ярату хисе тәрбияләүгә зур өлеш кертте. Аның укучылары арасында төрле өлкәләрдә хезмәт куючы, җәмгыятьтә үз урынын тапкан күп кенә шәхесләр бар.
Педагогның эшчәнлеге мәктәп белән генә чикләнмәде. Ул туган авылының тарихын, мәдәни мирасын саклау һәм яшь буынга җиткерү юнәлешендә дә актив эш алып барды. Шәле мәктәбендә авыл тарихына багышланган музей булдырылуда аның хезмәте зур булды. Хатын-кыз, ана буларак бурычларын да югары дәрәҗәдә башкарган татар хатын-кызы буларак тарихка кереп калды.
Минзифа Хәсәнованы хезмәттәшләре, укучылар һәм аны белгән кешеләр тәҗрибәле педагог, таләпчән җитәкче, милли мәгарифкә тугры хезмәт иткән остаз буларак искә ала.
Бүген, 11 августта, Минзифа Хәсәнованы Шәле авылы зиратына җирлиләр, дип хәбәр итте туганнары.
«Мәгариф» журналы редакциясе мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша. Аның якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр.