Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Озак еллар бергә яшәгәннән соң аерылыштылар» – Ике ай элек югалган хатынны ире үтергән

news_top_970_100
«Озак еллар бергә яшәгәннән соң аерылыштылар» – Ике ай элек югалган хатынны ире үтергән
"Татар-информ" архивы

Ростов өлкәсендә яшәүче ир-ат элеккеге хатынын үтергән, дип шикләнәләр. Тикшерү версиясе буенча, ул хатынын үтергән һәм мәетен елгага ыргыткан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

63 яшьлек Людмила һәм 62 яшьлек Николай (исемнәр үзгәртелә) озак еллар бергә гомер итә. Балалары үсә һәм аерым яши башлый. Ир белән хатын исә еш талаша. Пенсиягә чыккач аерылышырга булалар. Ләкин барыбер бер өйдә яшәүне дәвам итәләр.

21 апрельдә Людмила югала. Шул ук көнне туганнары полициягә һәм эзләү отрядына мөрәҗәгать итә. Волонтерлар өлкәдә ориентировкалар тарата. Ләкин 2 ай буена Людмиланы таба алмыйлар.

15 июньдә Северский Донец елгасында Людмиланың мәетен бер балыкчы күреп ала. Җинаятьтә төп шикләнелүче – аның ире Николайны – шунда ук сорау алуга алып китәләр.

Прокуратура белешмәсе буенча, тоткарланган ир-ат шунда ук гаебен танып күрсәтмә бирә. Аның сүзләренчә, фаҗига булган көнне ул хатыны белән талаша. Аннары Николай Людмиланы төртеп җибәрә, хатын бәрелә һәм үлә.

Тикшерү версиясе буенча, ир хатын мәетен машинага салып, елгага илтеп ыргыта.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100