news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Озак еллар бергә яшәгән парлар өчен бердәм түләү кертергә тәкъдим иттеләр

news_top
Озак еллар бергә яшәгән парлар өчен бердәм түләү кертергә тәкъдим иттеләр

«Әниләр советы» рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Буцкая Россиядә 50 ел һәм аннан да күбрәк бергә гомер иткән парлар өчен 20 мең сум күләмендә бердәм федераль түләү кертергә һәм аны алга таба индексацияләргә тәкъдим итте. Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә юлланган тиешле мөрәҗәгать турында РИА Новости яза.

«РФ субъектларына 50 ел һәм аннан да күбрәк бергә яшәгән гаиләләрне котлауга бердәм юнәлешне тәэмин итәргә, нәкъ менә туйның 50 еллыгына кимендә 20 000 сум күләмендә бәяне ориентир итеп билгеләргә һәм аны алга таба индексацияләргә яисә аннан соңгы юбилей даталарына түләүләрне пропорциональ рәвештә арттырып барырга киңәш итүне тәкъдим итәбез», – диелә документта.

Депутат билгеләп үткәнчә, аерым төбәкләрдә мондый чаралар инде гамәлдә.

«Озак еллар дәвамында рәсми никахта яшәү шәхси гаилә кыйммәте генә түгел, ә тотрыклылыкның, үзара ярдәмләшүнең һәм традицион гаилә мөнәсәбәтләрен саклауның җәмгыять өчен мөһим үрнәге дә булып тора, дип саныйбыз», — дип билгеләп үтелә мөрәҗәгатьтә.

Депутат фикеренчә, әлеге чара гаилә институтын ныгытуга, озак еллар бергә яшәгән парларны җәмгыятьтә тануны арттыруга һәм Россиядә гаилә кыйммәтләренә ярдәм итүдә бердәм якын килүне формалаштыруга ярдәм итәчәк.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 6 июль 2026
    Исемсез
    50-60 ел бергә тигезлектә яшәүчеләр болай да бәхетледер бит инде алар, акча түләмәсәләр дә, моны Аллаһы тәгалә бүләге дип кабул итәргә кирәктер. Аларның тормышлары болай да түгәрәк, балалар-оныклар җитешкән, ата-ана, әби-бабай назын күреп үскәннәрдер. Ә менә яшьләй тол калып, бигрәк тә үзләренең икенче канатларын фаҗигале, аяныч рәвештә югалтучылар, тормыш йөген үзләре генә тартучы, ачысын-төчесен күреп тә, сынмаган-сыгылмаган, илгә тәртипле, файдалы балалар үстереп биргән ялгыз хатын-кызларыбызга, ир-атларыбызга бераз ярдәм итсәләр, начар булмас иде.
  • 6 июль 2026
    Исемсез
    Бик кирэк , яшьлэр очен стимул булыр иде
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар