Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Оятсыз!»: Зөлфәт Зиннуров Мисырда кемне шелтәли?

news_top_970_100
«Оятсыз!»: Зөлфәт Зиннуров Мисырда кемне шелтәли?
Фото: Видеодан скриншот

Танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуров хатыны Гөлназ белән Мисырга ялга китте. Ул сәяхәт башыннан видеолар төшерә һәм аларда «туган апагыз бик шат инде», «туган апагыз бәхетле инде» дип, хатынының бик тә ялга барасы килгәнен әйтеп тора. Шулай ук вак-төяктән торган игътибарны аңламавы өчен хатынын шелтәләп тә ала.

Татар җанлы Зөлфәт ялда да татар егете белән танышкан, татарча белмәве өчен, аны шелтәләп тә алган. «Менә монда Казан малае белән таныштым. Аниматор булып эшли икән. Ренат исемле татар малае, әмма татарча белми. Оятсыз!» – дип тәкъдим итә ул яңа танышын.

«Татарча белмим, татар ризыгы – кәтлит белән сыйладылар. Рәхмәт бик зур», – ди аниматор.

«Шулкадәр йорт ризыгын сагынган инде. Юлга дип алган кәтлит белән ипи калган иде, аниматорларга бирдек. Шуңа сөенеп йөри инде, балакай. Уңышлар сиңа, Ренат!» – ди Зөлфәт Зиннуров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100