news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Оятсыз темага Тик-ток төшергән өчен Диләрә Илалетдинованың тетмәсен теткәннәр

Җырчының элеккеге видеоларын виртуаль дуслары яратып кабул иткән иде.

news_top
Оятсыз темага Тик-ток төшергән өчен Диләрә Илалетдинованың тетмәсен теткәннәр
https://www.instagram.com/dilyara_ilaltdinova/

Диләрә Илалетдинова Тик-Ток төшерү белән мавыгып китте бугай, татар хатын-кызларына килешеп бетмәгән темага видео төшергән. Ул видеода татар әбие булып киенеп, «кызы белән киявенең җенси тормышы» турында сораша.

Инстачылар шундый тыйнак җырчының әлеге темага видео төшерүенә аптыраган. Кайберәүләрнең аның татар әбие булып киенүе ачуын чыгарган.

«Болай итеп киенгәч, оныгыңа дога өйрәткәнне төшерсәң, мең өлеш яхшы булыр иде», «Кеше куян куа дип инде», «Коточкыч! Татар әбие шулай эшлиме?», «Сезгә бер дә охшамаган, сездән моны көтмәгән идем. Мәзәгеннән түгел, сезнең мондый юньсез әйбер сөйләвегез бөтен Татарстанга кызык булды» һ.б. комментарийлар калдырганнар.

Җырчының санаулы гына дуслары бу видеоны тыныч кабул иткән. «Күпме кеше, шулкадәр фикер. Миңа ошады, кызык. Ошамаса, карамагыз», дигән алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар