Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Оятсыз тәкъдим ясаган». Укытучы хатын сөяркәсен чәнчеп үтергән һәм бакчада күмеп куйган

news_top_970_100
«Оятсыз тәкъдим ясаган». Укытучы хатын сөяркәсен чәнчеп үтергән һәм бакчада күмеп куйган
"Татар-информ" архивы

Британиянең Нортгемптон шәһәрендә башлангыч мәктәптә укытучы хатын сөяркәсен үтергән. 42 яшьлек ир-ат аңа оятсыз тәкъдим ясаган булган. Аннары хатын мәетне бакчада күмеп куйган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

49 яшьлек хатын Фиона Бил исемле. Аның сүзләренчә, сөйгәне гел мәсхәрәләгән, төрле формада интим таләп иткән, өстәвенә тәнкыйтьләгән.

«Мин макияж ясасам, «кемгә ясыйсың» дип сорады, макияж ясамасам, «карт һәм ямьсез» дип ачуланды. Яңа кием кисәм, аны да тәнкыйтьләде. Күпчелек очракта аста йокладым, ул «каты гырлыйсың» диде», – ди Фиона.

Аннары Фиона иренең никахтан тыш туган баласы булуын да ачыклый. Ир әле тагын башка хатыннар белән дә йөргән була. Ләкин соңрак ир белән хатын кабат татуланыша, ир гаебен таный, үкенә. Ул сөйгәненә өйләнергә була, тәкъдим ясый.

Тик бәхет озакка бармый. Коронавирус пандемиясе башлангач, ир тагын да агрессивлана. Бер мизгелдә хатын чыдамый. Ул сөйгәненә маска кияргә куша, аннары муенына пычак кадый. Ире үлгәч, мәетне коверга төреп, ишегалдына алып чыга һәм күмеп куя.

Мәетне 4 ай узгач кына табалар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100